Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Сувар» газетасы 20 еллыгын билгеләп үтте

"Татмедиа" ААҖ филиалы булган "Сувар" газетасы редакциясе 20 еллык юбилеен билгеләп үтте. Газета чуваш телендә чыга һәм Татарстандагы вакыйгаларны яктыртучы иҗтимагый-сәяси басма булып тора, шулай ук чуваш халкының борынгы тарихын тикшерү эшләре белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта басманың тиражы 4530 нөсхә тәшкил итә.

Газетаның юбилеен бәйрәм итү көннәрендә Россиянең төрле төбәкләреннән чуваш газеталарының баш мөхәррирләре катнашында күп төрле чаралар узды.

-Әлегә без кәгазь варианттан баш тартмыйбыз, чөнки әбүнәчеләребез күп. Татарстанда 4,5 мең гаилә газетага языла. Ульяновск өлкәсе һәм Башкортстан белән чагыштырганда, бу яхшы күрсәткеч. Без газетаны үстерергә, яхшыртырга, шулай ук тормыштан артта калмаска тырышабыз, Интернетта да, шулай ук социаль челтәрдә дә үз битебез бар.

Туган телне саклап калу өчен тырышабыз, - дип сөйләде "Сувар" газетасы баш мөхәррире Константин Малышев.

«Сувар» газетасының беренче мөхәррире Владимир Данилов булган. 2003 елдан газетаның баш мөхәррире булып Константин Малышев тора. Бүгенге көндә "Сувар" газетасы белән берлектә республикада биш чуваш телле газета нәшер ителә.

Чарада «Журналистикада чуваш теле" темасы буенча түгәрәк өстәл оештырылды, чуваш телендә язучы журналистларның проблемалары буенча фикер алышынды. Шулай ук Татарстанда нәшер ителә торган чуваш газеталары вәкилләре өчен өйрәтү семинарлары үткәрелде.

Юбилейда "Хыпар" газетасын дөньяга танытучы, тарих фәннәре докторы, профессор Николай Никольский каберлегенә чәчәкләр куелды, Kazan-Arena стадионы буенча экскурсия оештырылды. Кунаклар чуваш газета-журналларының күргәзәмәсендә булдылар, концерт карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: