Сәүдә йортында янгын
Шомыршы районы үзәгендәге сәүдә йортында янгын чыккан.
Космовский урамында урнашкан әлеге сәүдә йортында ут күренүгә биредә яшәүчеләр янгын сүндерүчеләрне чакырталар. Шалтырату төн уртасында, 23 сәгать 40 минутта, кабул ителә. Барлыгы 19 берәмлек техника, 66 янгын сүндерүче, шул исәптән гадәттән тыш хәлләр, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте көчләре тартыла. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Сәүдә йортын торгызу мөмкин түгел. Янгын килеп чыгуның сәбәпләрен ачыклау бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев