Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Салкыннар алдагы көннәрдә дә булачак

Бу көннәрдә Чүпрәледә терекөмеш баганасы минус 25-27 градус тирәләрендә тора. Бу әле синоптикларның салкынлык буенча соңгы фаразы түгел. Алдагы көннәрдә тагын да салкынайтыр дип көтелә.

Район метеостанциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, атна ахырына кадәр һава торышы үзгәрмәячәк. Киресенчә, көндезләрен 22-30, төннәрен 30-35 градуска кадәр салкыннар торачак, диләр. Бу үзәк регионда салкын арктик һава торышы-циклоны урнашуына бәйле.

Үткәргән сораштыруларыбыз райондашларыбызның салкыннардан курыкмавын күрсәтә.

Гөлсирә Төхфәтуллова:

-Әй, салкында рәхәт кенә бит ул! Әмма озакка китсә, йорт терлекләренә, авырга туры киләчәк.

Илгизәр Хөснетдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары:

-Салкыннарда тыгыз булмаган, җылы кием йөреп кияргә, өшү очраклары булмасын өчен саф һавада озак булмаска кирәк. Суыкта энергиянең күп өлеше организмны җылытуга сарыф ителә, шуңа күрә көндәлек рационда май, протеин күләмен арттыру зарур. Алар җылылык туплап кына калмый, ашказаны-эчәк һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген җайга салырга ярдәм итүче алыштыргысыз булган майлы кислоталарны үз эченә ала.

Район гадәттән тыш хәлләр службасы тарафыннан да тәүлек дәвамында кизү торулар оештырылган. Янгын күзәтчелеге бүлеге исә, салкыннарда мичләрнең артык кызуын һәрдаим игътибар үзәгендә тотарга киңәш итә.

Салкыннарда өшеп ярдәм очрагы кирәк булганда 01, 112 коткару службасына һәм тәүлек дәвамында эшләүче 8(843) 292-64-09 ышаныч телефонына шалтыратыгыз.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының пресс-службасы салкыннарда башлангыч сыйныф укучылары-25, урта звено-30, ә югары сыйныф укучылары урамда 35 градус салкын булганда мәктәпкә килмәскә мөмкин, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы салкыннар