Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча республика конкурсында җиңүче Чүпрәле укучыларын бүләкләделәр

Ришвәтчелеккә каршы көрәш - һәркемнең намус эше. Шулай да аның җәмгыятебезне җимерүче, намуслылык, гаделлек төшенчәләрен юк итүче корал икәнлеген аңларга һәм үсеп килүче яшьбуынга да шуны төшендерергә тиешбез. Бүгенге яшьләрнең әлеге уңайдан кечкенәдән үк үз фикерләре булдыру юнәлешендә төрле чаралар да эшләнә, конкурслар үткәрелә.

Ришвәтчелекнең нәрсә һәм аңа каршы ничек көрәшергә кирәклеген Чүпрәле укучылары үзләренең иҗади эшләре, иншалар һәм видеороликлар аша республика күләмендә үткәрүче ришвәтчелеккә каршы конкурста күрсәтә алганнар. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә конкурсның муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы да шуны раслады. Муниципаль этап җиңүчеләре арасында исә республика күләмендә призлы урыннар алучылар да бар.

Тантанада район башлыгының ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча урынбасары Илсур Сахибуллин һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Юрий Мутин катнашты.

Реклама

-Конкурска җибәрелгән иҗади эшләр укучыларның урлауга, ришвәт алуга карашын, мөнәсәбен ачык чагылдыра. Мондый чараларда катнашу аларның җәмгыятьтә актив позициядә торуын билгели, -диде Илсур Сахибуллин.

"Дөрес яшәргә кирәк" балалар рәсемнәре буенча конкурста : Оксана Молгачева, Рәзилә Хәлилова, Диана Захарова, Алия Сафиуллина, Гөлгенә Сабитова, "Коррупциягә-"Юк!" дип әйтик!" инша-эссе конкурсында: Гөлназ Усманова, Дарья Зайцева, Алсиня Әмирханова, Елена Прокопьева, Ләйсән Сабирҗанова, "Илемнең киләчәге-минем кулларда" инша конкурсында: Дилә Низамова, Лиана Шәрәпова, Мария Павлова, Гүзәл Калимова, Эдуард Лянкин һәм видеороликлар конкурсында техникум укучылары: Динара Шагаева, Салават Юсупов, Ильяс Яфизов җиңүчеләр дип билгеләнгән. Алар Дипломнар һәм акчалата бүләкләргә лаек булдылар. Шулай ук, укучыларны конкурска әзреләгән мөгаллимнәргә дә Рәхмәт Хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: республика конкурсы Ришвәтчелеккә каршы көрәш