Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район мөхтәсибәте чүпрәлеләрне макулатура җыюга кушылырга чакыра

Кергән акчалар Татарстан Диния Назәрәтенең "Зәкят" фондына күчереләчәк һәм агымдагы елда 1 сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләрнең балаларына кирәк-яраклар алуга юнәлдереләчәк.

Хөрмәтле дин кардәшләребез, чүпрәлеләр!
2022 елның 16 августында иртәнге 8.00 дән 12.00 сәг. кадәр һәр авыл мәчетенең имам-хатыйблары җыелган макулатураны тапшырачаклар.
Әлеге эштә катнашырга өлгермәгәннәр, ашыгыгыз!
"Кәгазьгә икенче тормыш", "Бер агачны булса да саклап кал" акцияләре кысаларында башкарлыган әлеге изге гамәлдән кергән акчалар Татарстан Диния Назәрәтенең "Зәкят" фондына күчереләчәк һәм агымдагы елда 1 сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләрнең балаларына кирәк-яраклар алуга юнәлдереләчәк.

Реклама

Макулатура авыл мәчетләрендә имам-хатыйблар тарафыннан кабул ителә.
Үткән ел да имам-хатыйблар белән берлектә район мөхтәсибәте тарафыннан да мондый ярдәм күрсәтелгән иде.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын! Макулатура җыюда һәркем үз өлешен кертер дип ышанып калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев