Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район Башкарма комитеты җитәкчесе күп фатирлы йорт идарәчеләре белән очрашты

Район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов һәм аның инфраструктура үсеше һәм төзелеш буенча урынбасарлары күпфатирлы йортларның идарәчеләре белән очраштылар.

Очрашуда каралган мәсьәләләр арасында иң әһәмиятлесе булып күпфатирлы йортларның капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру торды.

Иске Чүпрәле авылында мондый 15 йорт исәпләнә. Мәгълүм булганча, әлеге торак йортларда яшәүчеләргә квадрат метр исәбеннән чыгып, капиталь төзекләндерү өчен 5 сум түләү каралган.

Реклама

Башкарма комитет җитәкчесе капиталь төзекләндерүгә акчаларны җыюның ике вариантын тәкъдим итте. Беренчесе-махсус исәп-хисап счётына, икенчесе-акчаларны гомум региональ фондка күчерү. Әмма акчалар махсус счётка күчкән беренче очракта, өстәмә дәүләт финанславы каралмаячак. Акчалар гомум региональ фондка күчкән икенче очракта, 1 сумга -1 сум 80 тиен өстәмә ярдәм биреләчәк. Күпфатирлы йорт идарәчеләре икенче варианты кулай дип таптылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күп фатирлы йорт идарәчеләре