Пандемия башланганнан бирле 146 чүпрәлеле коронавирус чире белән авырган
Вакцинацияләү процедурасын 4865 райондашыбыз узган.
Интернет аша “Чүпрәле районы мөрәҗәгате” дигән хәбәр таралды. “Кадерле кардәшләр! Пандемия зәхмәте Мунчәли авылы халкына да килеп җитте. Бүген 5 авылдашыбыз югары температура белән бульнисттә ята. Тагын 8 кеше шул ук авыру белән авылда, өйләрендә ята”, дип башлана ул. Һәм әлеге хәбәрдә Иске Кәкерле авылында 20ләп кешенең авырап (хәтта урам-урам авырап), вафат булулары турында сөйләнә.
Без моның дөреслеккә никадәр туры килүен ачыклауны район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдиновтан сорадык. Ул да Мунчәли авылыннан биш кешенең вакытлыча оештырылган госпитальдә ятуын әйтте. Иске Кәкерле авылыннан да госпитальгә югары температура белән авырулар кереп торганын да ассызыклады.
Госпиталь 20дән артык кешегә исәпләнгән, дәваланучылар саны 35кә җиткәне дә булды. Хәзергесе вакытта 28 кеше дәвалана, өчесе шуларның бик авыр хәлдә. Нигездә, вакцинация узмаган кешеләр авырый, -ди баш табиб.
Интернет аша таралган хәбәрдә “бер-беребезне саклыйк, мәҗлесләр уздырмыйк, ашларга йөремик”, дип чакырыла. Бу гына саклар микән соң, бөтен дөнья күләмендә коронавирустан вакцина гына коткарачак, дип торган заманда?
Тән температуралары күтәрелеп, якасына үлем ябышкан бер мәлдә хастаханәгә китерелүчеләр “Нигә вакцина ясатмадым икән, бу авыру килсә дә, җиңелрәк узган булыр иде бәлкем”, диләр бит. Бу сүзне, бәхетләре булып, авырудан терелүчеләр Х.Шагдалиева, Ф. Мөхетдинова һәм башка тагын бик күпләр әйтә. Әмма аларга вакцинацияләү процедурасын узу әлегә кичектерелә.
Үз участок табиблары рөхсәт иткәннәрнең барысына да ясала вакцина, -ди Ильмас Шиһабетдинов. – Моның өчен район үзәк хастаханәсендә процедуралар кабинеты эшли, ике бригада авылларга да чыгып йөри. Кеше үзе үз сәламәтлеге турында кайгыртмаса, табиб кына кайгыртып бетерә алмый инде аны, -ди ул.
Белешмә
Пандемия башланганнан бирле чүпрәлеленең 146 коронавирус чире белән авыруы расланды.
Вакцинацияләү процедурасын 4865 райондашыбыз узган. Аларның күпчелегенә Гам-Ковид-Вак вакцинасы ясалган. Ул әле дә район үзәк хастаханәсендә җитәрлек күләмдә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев