Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Орлык-уңышның нигезе

"Штрубе"-Германиядә халыкара танылган селекция-орлыкчылык компаниясе. "Штрубе" компаниясе җитештергән шикәр чөгендере орлыгы Россиядә моннан 15 еллап элек үк кулланыла башласа да, әлеге компания безнең республикада беренче адымнарын 2007 елда гына ясый башлый. Чөнки, нәкъ менә шул елларда республикабыз эре шикәр җитештерүче Россия регионнары арасына керде. "Штрубе" җитештергән орлыклар үткән елда безнең...

-Исламетдин Шакирҗанович, ООО "Штрубе" компаниясе җитештергән "зәңгәр драже" исемендә телгә кергән шикәр чөгендере орлыгы турында күп тапкырлар ишетергә дә, укырга да туры килде. Районда агрофирмалар оешып, авылга инвестор килгәч тә аның белән бергә кулланышка кергән яңа төрдәге шикәр чөгендере орлыгын, шулай ук орлык белән Германиядән кайткан чәчү техникасын күреп тә халык шаккаткан иде. "Штрубе Рус" фирмасы аша алынган чөгендер орлыгы башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

-Соңгы елларда шикәр чөгендерен игү үсемлекчелектә иң рентабельле юнәлеш булып санала. Шуңа да күпчелек хуҗалыклар уңышны арттыру өстендә эшли башладылар. Бу өлкәдә, әлбәттә, инновацион техника кулланыла, гибрид орлыкларның өстөнлеге өйрәнелә. Ә менә "Штрубе" компаниясе җитештергән шикәр чөгендере орлыклары нәкъ без теләгән нәтиҗәләрне бирә. Иң беренче-шикәрлелек дәрәҗәсе югары, сокның чисталыгы, ягъни чиста шикәр бирү мөмкинлеге белән аерылып тора. Моны шикәр чөгендере игүчеләр яхшы аңлыйлар, чөнки ул, барыннан да элек, шикәр сәнәгате өчен чимал.

"Штрубе" компаниясенең орлыклары үзләренә генә хас инновацион технологик ачыш ярдәмендә җитештерелә, ягъни мондый орлыклар җирдәге дымны тиз һәм бик җиңел алалар. Орлыкны чәчү белән ул, бик тиз бердәм шытып, үсә башлый. Шулай итеп, әлеге орлыклар чәчкәннән соң, элек кулланылган орлыкларга караганда, дүрт көнгә иртәрәк шытып чыгалар. Шунысы игътибарга лаек, дым аз күләмдә булганда да орлыклар тиз арада шытып чыгу сәләтенә ия булып торалар. Бу өстөнлек тамыр системасының үзвакытында ныгып, дөрес формалашуына китерә. Мондый орлыклар дым күләме аз, шул ук вакытта дымга туенган климатик шартлы регионнарга да идеаль туры киләләр. Соңгы елларда бездә күзәтелгән климатик шартларны да исәпкә алсак, әлбәттә, безнең шартларга туры килүче орлык чималы инде ул. Моннан тыш, шикәр чөгендеренең сәламәт үсентеләре һәр гектарда максималь күләмдә булуы гарантияләнгән. Алтынчы-сигезенче яфракларының үсеш фазасы да иртә срокларда була, ә яфракның мәйданы исә гадәти орлыктан чыккан чөгендерләргә караганда 20 процентка зуррак булуы күзәтелә, аның нәтиҗәсендә үсемлек яфрагындагы фитосинтез процессы да тизләнә.

-Әлеге "зәңгәр драже" дип халык теленә кергән орлык безнең районда кайсы хуҗалыкларда чәчелә башлады?

-2011 елда әлеге фирма җитештергән орлыклар безнең район территориясендәге "Шәйморза" хуҗалыгында-300, "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә-1000, "Элита" агрофирмасында- 80, "Низамов", "Хисамов" крестьян-фермер хуҗалыкларында 50 шәр гектарда чәчелде. Быелгы һава шартларын, башта җәйге корылыкны, аннан соң шикәр чөгендерен җир астыннан казытып алу чорындагы көзге туктаусыз яңгырларны исәпкә алсак, уңышы да ярыйсы гына. Һава шартлары уңай килеп шикәр чөгендере чималын югалтуларсыз җыеп ала алган булсак, әлбәттә, һәр гектардан чыккан уңыш күпкә артыграк булыр иде. Әмма барысы да без дигәнчә генә бармый шул. Киләчәктә исә быелгы кимчелекләрне, җитешсезлекләрне исәпкә алып эшлисе иде.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев