Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Өлкәннәр өчен телефон

Өлкәннәр декадасында оештырылган һәр гамәл, һәр чара әби-бабайларга хөрмәт уятуны, алар өчен игелекле гамәлләр кылуны максат итеп куйды.

Чыннан да, бу көннәрдә республика күләмендә әлеге уңайдан шактый эш башкарылды. Әлеге уңайдан 10 көн буена Татарстанда "кайнар линияләр" эшләде. Бу номерларга шалтыратып һәрбер пенсионер үзе турында белгертә, уй-фикерләре белән уртаклаша алды. Шул рәвешле өлкәннәребез белән якыннан аралашу мөмкинлеге туды.

Киләчәктә өлкәннәребезнең гозерләрен тыңлау, үтәү максатыннан республикада "Игелекле телефон" хәйрия акциясе старт алуын да әйткән идек. Чара өендә социаль хезмәт күрсәтелә торган, ялгыз яшәүче өлкәннәрне кәрәзле телефоннар белән тәэмин итүне күздә тота.

Бүген республикада чит кеше ярдәменә мохтаҗ 15 меңнән артык кеше исәпләнә. Аларның 3,5 меңе бернинди элемтә чарасы белән дә тәэмин ителмәгән. Район халкын социаль яклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бездә дә беръялгызы гына гомер кичерүче әби-бабайлар саны шактый.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мобиль телефоннар мониторингы үткәреп, өлкәннәр өчен уңайлы 4 аппарат моделе сайлап алды. Алар барысы да бәяләре, зур хәрефле клавишлары һәм җиңел укылышлы дисплейлары буенча өлкәннәргә кулланылыш өчен яраклы.

Оештыручылар республикада эшләүче 5 элемтә операторы белән акциядә катнашу хакында килеште. Пенсионерлар өчен аерым тариф булмый, әмма сим-карталар бушлай булачак. Телефоннарда гадәттән тыш чакыру өчен кулланыла торган 112 номеры 2ле клавишасына көйләнелә. Гомумән, ялгыз кешегә тиз арада табиб чакырту, социаль хезмәткәр яки психолог белән элемтәгә керү, социаль-көнкүреш мәсьәләләрне хәл итүдә әлеге телефон бик уңай булачак.

Республикада әлеге проектны тормышка ашыру төрле оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр ярдәме аша башкарыла. 1 октябрьдән старт алган әлеге изге гамәлдә катнашу өчен безнең районның күп кенә оешма, предприятиеләре бер көнлек хезмәт хакларын күчерделәр дә инде. Әмма шулай да исемлектә бүгенге көнгә кадәр әлеге эшне башкармаучылар да бар.

-Әлеге акция ярдәмендә без өлкән, ялгыз кешеләргә социаль хезмәт күрсәтүнең яңа баскычына күтәреләбез. Бу акциягә җитди карау зарур, -диде ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Т.Ларионова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне