Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мунчәли авылында "Мәхәлләнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” исемле дини җыен узды

Соңгы еллардагы күркәм бер гадәт буенча, Мунчәли авылы халкы якташларын, дин әһелләрен, галмнәрне һәм дә тирә-як төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунакларны дини җыенга җыйды. Әлеге чараның динебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юнәлешендә олы әһәмияткә ия булуын билгеләп үтәргә кирәк.

Дини җыенга моннан тугыз ел элек үткәрелә башлаучы авыл бәйрәме нигез сала, дисәк тә ялгыш булмас. Шуның дүртенчесен авыл халкы "Мунчәли укулары" дип исемләнгән дини җыен буларак билгеләп үтә башлый, быел исә әлеге укулар биредә бишенче тапкыр узды.

- Дин әһелләрен болай зурлап җыюга, тиктомалдан гына алынмадык.Әлеге тәкъдимне башлап җиткерүче Туфан ага Миңнуллин булды. Инде хәзер әлеге укуларны оештырмый калсак, аның рухына хыянәт итәрбез төсле тоела. Аннан авыл халкы да, якташлар да ел саен бу очрашуларны көтеп ала. Әйтергә кирәк, аны үткәрү программасында ел саен үзгәрешләр кертергә тырышабыз, даирәсен киңәйтәбез. Быелгы "Мунчәли укулары" фәнни-гамәли конференциясе, Татарстан Республикасы мөселманнар Диния назәрәтенең Хәнәфи мәзһәбе елы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы теләктәшлегендә "Мәхәлләнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге" шигаре астында узды. Максатыбыз милли гореф-гадәтләрне һәм татар авыллары саклап калу,-ди дини җыенны оештыруда янып-көеп йөрүче, шушы авылда туып-үскән милләтпәрвәр шәхес Ильмир Измайлов.

Җыен гадәт буенча намаз, коръән сурәләре укудан башланды. Бу көнне авыл халкы тарафыннан алты корбан чалынып, зур табыннар әзерләнде.

Бәйрәмгә кайтучыларны район җитәкчесе Александр Шадриков, төрле төбәк мөфтиләре, олы кунаклар тәбрикләде, дин әһелләре догалар укыды, салаватлар әйтте, мөнәҗәтләр башкарды.

Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов мунчәлиләрнең динибезне, милләтебезне саклауда, яшь буынга җиткерүдә зур эш алып баруларын билгеләп, актив җәмәгать эшлеклеләренә Рәхмәт Хатлары тапшырды.

Реклама

ТР Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов:" Менә шундый бәйрәмнәр үткәрелеп торганда, авылларның киләчәге сүрелмәс иншаллаһ. Әлеге җыеннар милләтебезнең бердәмлеген, ныклыгын күрсәтә",-диде.

Чараның үзенчәлеге булып быел шәкертләр бәйрәмен үткәрү торды. Мәчет каршындагы мәйданда намаз укучы мөселман балалары арасында Коръән сурәләре уку, вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр әйтү буенча бәйге оештырылды. Беренче тапкыр оештырылган әлеге бәйрәмдә 50ләп бала катнашты. Арар арасында Чувашиянең Шыгырдан, Урмай авылларыннан, Ульяновск өлкәсеннән дә балалар бар иде. Әлбәттә, район мәчетләрендә сабак алучы балалар да читтә калмады. Сәхнәгә чыккан ак яулыклы, озын итәкле күлмәк кигән кызлардан, түбәтәйле малайлардан, йөзләрендә иман нуры балкып торган яшүсмерләрдән чынбарлыкта күз алмаслык иде. Балалар, яшьләр, өлкән яшьтәгеләр дә сокланып тамаша кылды, рәхәтләнеп ял итте, әлбәттә, урыннар алу, бүләкләүләр дә булды.

Сания Шәрәпова:

-Шушындый бәйгеләр оештыру, яшьләрне бергә җыю бик кирәкле эш. Һәм моның өчен бәйрәмне оештыручыларга аерым рәхмәт әйтәсе килә. Чөнки алар әдәпле-тәртипле яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буынны мөселман рухында тәрбияләү өчен тырышалар. Ә бүген бу бик мөһим нәрсә.

Һәр халыкның үз милли кыйммәтләре бар. Гореф-гадәтләрнең, йолаларның үтәлеп килүе җәмгыятьне тотрыклы итә, кешеләрне тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә өйрәтә. Мунчәлиләрнең дини җыенны әнә шулай олысы-кечесе бергәләп үткәрүе авыл өстенә таралган иман нурының яктылыгында чагылыш тапты, бәһәләп бетермәслек җәүһәрләргә тиң булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дини җыен