Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Мал-туарың кай тирәдә?

Шушы көннәрдә район Башкарма комитетында чираттагы административ комиссия утырышы булып үтте. Утырышта сүз, башлыча, иректә йөрүче йорт хайваннары турында барды.

Әйтергә кирәк, моңарчы да күп тапкырлар комиссия утырышында катнашырга туры килде. Әмма, турыдан әйтеп беркемнең дә йөзен газета аша кызартырга һич теләгем булмады. Ник дигәндә, административ комиссиягә килүчеләрнең күбесе үз гаепләрен таныйлар, шулай ук, күпләр моңарчы хокук бозуга тарымаган булалар һәм киләчәктә дә андый гамәлләр кылмаска дип сүз биреп китәләр.

Ә менә шушы көннәрдәге комиссия утырышына чакырылган Чуваш Бизнәсе авылыннан килүчеләр хакында әйтми мөмкин түгел. Күрәсең, биредә руслар әйтмешли "гупчим" иректә яши башлаганнар. Сүзем һәркайсының йорт терлекләрен иректә йөртүләре турында бара.

Комиссиягә килүчеләрнең сүзләреннән билгеле булганча, биредә гомер-гомердән терлекләр караучысыз булган һәм булып тора. Хокук бозучыларның исә аны: "Без иректә йөртәбез", дип күз дә йоммый әйтүләренә дә гаҗәпкә калырлык. Әйтерсең, аларга районны төзекләндерү кагыйдәләре берни бирми. Шуңа өстәп әле, бердәм рәвештә коймаларын тотсыннар, дип гаепләрен каза күрүче өстенә аударалар.

Тик менә законның үз тәртибе, әлегә һәркайсы минималь күләмдәге 2000 сум штраф белән кайтып китсә, хокук бозу кабатланган очракта ул тагын да артачак. Соңгысына килгәндә, үз фикерләреннән кайтмаган әлеге авыл кешеләренең кайберләренең "шул ук тырмага басачагы" көн кебек ачык. Ә бит караучысыз калган терлек дигәнең (бу авыл очрагында-үгезләр) хуҗалыкларга зыян салу гына түгел, әйтик кечкенә балаларга да һөҗүм итәргә мөмкин. Биредә соңгы нәтиҗәләрне уйларга җирлек барлыгын комиссия җитәкчесе Айрат Җәлалов та искәртте.

Ни генә булмасын, әлеге очракта һәркемгә сабак алырлык. Районны төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмый яшәүче хокук бозучылар барыбер комиссия алдына кайчан да булса бер басачак. Ә моңардан котылу юлы бер генә-тәртипле гражданин булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сыерлар