Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Культуралы булуга ни җитә?

2013 ел-ТР Президенты Указы нигезендә Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Илбашы тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, шулай ук, экологик культура булдыру максатыннан чаралар планын раслау билгеләнде.

Әлеге уңайдан, шулай ук, РФ хөкүмәте Россия Табигать министрлыгы төзегән "2012-2020 елларда әйләнә-тирәлекне саклау" дәүләт программасының раслануын да әйтеп үтәргә кирәк.

Программаның мөһим юнәлешләре булып: әйләнә-тирәлекнең сыйфатын көйләү, биологик төрлелекне саклау һәм үстерү, гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлеккә күзәтчелек системасын үстерү, фәнни тикшеренүләрне тәэмин итү тора.

Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында пычраткыч матдәләр чыгару һәм калдыклар ташлау күләме шактый кыскарачак, атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсе югары һәм бик югары булган шәһәрләр саны 2,7 тапкыр кимиячәк дип бил-геләнә. Шулай ук, 2020 елга кадәр 30дан артык яңа тыюлык, милли парк һәм федераль заказник төзү күздә тотыла, шулай итеп, Россия территориясенең 13.5%тан артыгы махсус саклаулы табигый территорияләрдән торачак.

Район күләмендә дә әйләнә-тирә мохитебезне саклауга нык игътибар бирелә, төрле чаралар үткәрелә, экологлар катнашында һәрдаим тикшерүләр үткәрелә. Моннан тыш, район Башкарма комитеты каршында районны төзекләндерү кагыйдәләренә буйсынмаучыларны тикшерү комиссиясе эшләп килә. Комиссиядә тирә-юнебезне пычратуга юл куючыларның, өй алларында рөхсәтсез төзелеш материаллары саклаучыларның, йорт хайваннарын иректә йөртүчеләрнең эше тикшерелә, штрафлар билгеләнә. Соңгылары исә, бик зур күләмдә, минималь штраф-2000 сум икәнлеген янә бер кат искәртеп үтәбез.

Алдагы елларда экологиябезне саклауга тагын да ныграк игътибар биреләчәк. Хөкүмәтебезнең табигатебезгә карата кешеләрдә сакчыл караш тәрбияләргә тырышуының янә бер адымы бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать һәм без