Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Каспиец”нең беренче битендә

Яңа Кәкерле авылында туып-үскән Раиф Исхаков диңгез флотындагы үрнәк хезмәте белән, районда гына түгел, Татарстан данын еракларга таратты, Аның рәсеме "Каспиец» газетасының беренче битендә урын алган.

Раиф Исхаков агымдагы елның май аенда хәрби хезмәткә чакырыла. Яшьтән үк ул спорт белән шөгыльләнә. Аеруча футболны үз итә. Сыйныфны тәмамлагач, Буа ветеринария техникума укырга керә. Уку елларында да техникумның футбол командасында уйнап йөри. 2010 елда алар техникумнар арасындагы республиика футбол ярышларында беренчелекне алалар. Әмма футболдан тыш, Раифнең иң зур теләге, диңгез флотында хезмәт итү була.

Бу хакта ул "Каспиец» газетасына биргән интервьюсында болай ди:

-Чакырылышка кадәр үк мин Астраханьдагы Каспий флоты барлыгын белә идем. Анда иң якын дустым Павел Егоров хезмәт итте. Шуңа да Казандагы җыелма пунктта мин үземне шушы Каспий флотына җибәрүләрен сорадым. Биредә часть командирлары һәм бергә хезмәт итүче егетләребез дә бик әйбәтләр. Спорт белән шөгыльләнүем дә бушка китмәде.

Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан биредә Петр Беренче мәйданында үткән чарада Раиф беренче тапкыр Каспий флотының хәрби корабльләр парадын күрә. Әлеге чарада алар үзләре дә тантаналы маршта катнашалар һәм хәрби ант бирәләр.

-Бу бик дулкынландыргыч вакыйга булды. Чөнки безгә хәрби антны Астрахань Каспий флоты җитәкчелеге алдында да тапшырырга туры килде,-ди ул.

Тантаналы чарадан соң, Раиф Исхаков хезмәт иткән часть өйрәнүләр белән полигонга чыга. Алар анда теоретик биремнәрне практикада кулланалар. Шулай итеп, ул диңгезче хезмәтенең чын остасы булуын камилләштерүен дә дәвам итә.

Яңа Кәкерле авылында яшәүче Раифнең әти-әнисе Гөлшат һәм Равил Исхаковлар уллары белән һәрчак аралашып торалар.

-Ике ул үстерәбез, менә беренчебез Раиф тормышта инде үз урынын таба. Укыды,хәзер хезмәт итә. Аның белән көненә, хәтта, яртышар сәгать тә сөйләшәбез, рөхсәт итәләр. Без дә, улыбыз да, бик канәгать,-ди әтисе.

Бу көннәрдә көзге чакырылыш дәвам итә. Хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында Раиф шикелле үрнәк солдатларыбыз тагын да күптер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт