Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәледә яшәүче Рафиковлар бакчасының гүзәллегенә һәркем соклана

Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Елена Николаевна Рафикова – уңган бакчачыларының берсе

Рафиковлар бакчасының гүзәллегенә һәркем соклана. Ул бакчада нинди генә чәчәкләр үсми!

Араларында, ялгыш кына да, ник бер чүп үләне күренсен. Биредә һәр чәчәк аерым бер зәвык белән утыртылган, тирә-яны вак ташлар белән әйләндереп алынган. Шунда ук күле дә бар. Чәчәкләрне үстерү, карау Елена ханым өстендә булса, чәчәкләр янында гүзәллек тудыру эшләре барысы да Николай Иванович куллары белән башкарыла.

– Ел саен чәчәкләрнең яңа төрлеләрен алып, бакчабызны тулыландырып торабыз. Өлгергәч аланың орлыкларын җыям, язын рассадалар ясап үстерәм, аннары күчереп утыртам, - ди Елена ханым.

Мондагы матурлыкны күреп күзләр камаша. Розаның гына да әллә ничә төре бар. Алар куакланып үсеп, шау чәчәктә утыралар. Хосталар, флоксалар бакчага төрлелек өстәп, күңелне иркәлиләр. Бакчада күпьеллык  чәчәкләр дә, берьеллыклар да үсә.

– Электән үк чәчәкләр, гөлләр ярата идем. Хәзер Николай да кызыксына башлады. Яңаларын булдыру белән ул да шөгыльләнә. Аннан соң тагын бер шөгылем бар – дару үләннәре җыеп киптерәм, алардан тәмле чәйләр ясыйбыз, төрле чирләрдән ярдәм итүче настойкалар да әзерлим. Урманга, гомумән, табигатькә ял итәргә чыкканда да, шифалы үләннәр алып кайтырга тырышабыз, - ди Елена ханым.

Бүлмә гөлләрен дә күпләп үстерәләр Рафиковлар. Тәрәзә төпләрендә дә, идәнгә төзеп куелган гөлләре дә шактый.

Җиләк-җимеш куакларының да ниндиләре генә юк Рафиковларда, виноградлары да чәчәк атып утыра, кура җиләге һәм бакча җиләге кебекләре инде җимешләре белән куандырган. Кыяр, күбестә, татлы борыч, помидор да җитешеп килә.

– Кәбестәнең иртә өлгерә торган сортларын да, соң көздә генә өлгерә торганнарын да күпләп утыртабыз. Аларны тозлыйбыз да, саклауга да куябыз. Былтыргы кәбестәләр дә бүген генә бакчадан алып кергән кебек саклана әле,-ди Елена ханым.

Николай Ивановичның да куллары алтын. Бакчадагы теплицаны үзе эретеп ябыштырып ясаган ул. Туган авылында бал кортлары да тота.

Рафиковлар үзләре үстергән уңыш белән туганнарын, дусларын, балаларын сыйларга яраталар. ”Бакча эшендә иң күңелле вакыт та – уңыш җыйган чак”, диләр алар.

Елена ханым кул эшләренә дә һәвәс. Төрле тукыма кисәкләреннән мендәр тышлары, япмалар, төрле рәсемнәр төшерелгән паласлар да тегә уңган хуҗабикә.

Гөлләр яраткан кешенең күңеле нечкә, тормышы матур була, диләр. Чынлыкта да шулай бит – чөнки үзләре матурлык тудыручылар бит алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев