Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморза авылы пенсионерлары компьютерга өйрәнә + фотолар

Өлкәннәрне компьютерга өйрәтү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 23 декабрендә кабул ителгән 2435 нче карары белән расланган "Интернет-озын гомерлелек" проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Шушы чор эчендә йөзләгән райондашыбыз компьютер техникасында эшләргә өйрәнде.

72 сәгатьлек әлеге курслар авыллардагы урта мәктәпләрнең компьютер классларында оештырыла. Дәресләрне махсус белгечлеге булган укытучылар алып бара. Шунысы игътибарга лаек, өлкәннәр дәресләргә бик теләп йөриләр, укытучы сөйләгәннәрне дәфтәргә теркәп баралар. Иске Шәйморза урта мәктәбе укытучысы Илһамия Мохитова да үз "студентлары" турында бик канәгатьләнеп сөйли. Группа тупларга булгач та, берничә көн эчендә исемлеккә унбиштән артык кеше язылган.

Яше 75 кә якынлашып килүгә дә карамастан, Мәсхүт Җәббаров дәресләрнең берсен дә калдырмый. Күп еллар хуҗалык җитәкчесе дилбегәсен тарткан, инде чәчләргә чал кунса да заманадан калышасы килми аның. -Укысыннар, өйрәнсеннәр. Без моңа бик шат. Мәктәбебез җылы, якты. Компьютерларыбыз җитә, укытучыбыз югары белемле,- ди мәктәп директоры Илсур Халитов. Төркем укучылары белән аралашканда, Донецк өлкәсенең Снежное шәһәреннән кайткан Гөлҗиһан Әмирханова белән сөйләшеп киттек. Сугыш алар яши торган җиргә килеп җитмәсә дә, ядрәләр шартлаган тавыш ишетелеп үк тора икән. "Бик куркыныч, бер гөнаһсыз халыкның ни гаебе бар. Балалар, әниләр, карт- корылар күп корыла. Тизрәк туктатсыннар иде ул кан коюны",- ди Украинадан кайткан якташыбыз.

Аның да компьютерга өйрәнәсе килә. Интернет челтәренә кереп Украинадагы хәлләрне белеп торырга тели. Хәзер бит әнә скайп аша күзгә- күз карашып аралашу мөмкинлеге дә бар. Өлкәннәрнең укулары белән якыннан танышу өчен Россия пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе начальнигы Дамир Алимов та килгән иде. Ул укуның ничек барышын, "студентларның" өлгерешен карады, бүгенге көндә пенсионерлар бүлекчәсенең нинди эшләр белән шөгыльләнүе турында сөйләде.

Шундый ук курсларда укып компьютер серләрен үзләштергән һәм республика спартакиадасында катнашып бүләкләр алып кайткан Фәния Җәббаровадан үрнәк алырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: компьютер Интернетозын гомерлелек пенсионерлар өйрәнә