Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Интернетсыз яшәп булмый

Бүген интернеттан башка тормышны күзаллау мөмкин дә түгел. Бу урында хәтта хезмәтебез тулысынча компьютерга бәйле дисәк тә, дөрес булыр.

Күпме генә балаларны компьютер артыннан төшерергә тырышсак та, аннан башка эшне алып барып булмау-көн кебек ачык. Бүген һәрбер гаиләдә укучы баланың өй эше биремнәрен, дәрестә алган билгеләрен "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" системасы аша карау уңайлы һәм гадәти хәлгә әйләнде.

Моның өчен һәрбер укучының үз пароле һәм логины булдырылды. Сайтка кереп шуларны җыясың да балаңның электрон көндәлеген барлыйсың. Сүз дә юк, укытучылар өчен өстәмә эш, әмма ни генә дисәң дә, үз плюслары бар. Шулай ук белем бирү өлкәсендә соңгы яңалыкларның берсе булып ата-аналарның кәрәзле телефоннарына көн саен алган билгеләр буенча SMS хәбәрләр килүе тора. Югарыда әйтелгән "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" системасында теләге булган укучылар өчен төрле бәйгеләр исемлеге дә бар.

ТР Элемтә һәм информатизация министры Николай Никифоров: "Бүгенге көнгә республикада 40 мең укытучы, 400 меңнән артык укучы һәм 309 мең ата-ана "Татарстан Республикасында электрон белем бирү" системасына тоташтырылган",- диде министрлыкның коллегия утырышында.

Реклама

Барлык укытучылар һәр көнне диярлек "Укытучыларга-ноутбук" проекты буенча алынган ноутбукларны хезмәтендә, өендә һәм дистанцион укытуда куллана. Ноутбуклар исә, барлыгы 42 мең, укытучыларга 100 процент күләмендә тапшырылган.

Шулай ук, министр республика мәктәпләренең 1486ында Wi-Fi элемтәсе кулланылуын да билгеләде. Кызганычка каршы, әлегә республика мәктәпләренең 75 проценты түбән тизлектәге каналларда эшләргә мәҗбүр. Әлеге проблемалар белән беррәттән, мәктәпләрдә барлык компьютер системаларының техник яктан тәэмин ителмәве дә яши әле. "Үткән ел, укытучыларны аттестацияләү буенча да электрон система эшли башлады",-дип белдерде министр. Менә шулай, заманнан, балаңнан калышасың килмәсә, өйрәнәсең! Хәзер инде район газетасын да интернет челтәрдә күреп була. "В контакте", "Майл.ру", "Фейсбук" кебек социаль челтәрләрдә чүпрәлелеләрне, читтә яшәүче кан-кардәшләребезне берләштергән төркемнәр оештырдык. Газетабызны укучыларның олысыннан да, кечесеннән дә шушы төркемнәргә кушылуларын сорыйбыз. Күбәү булсак, әйбәт бит инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X