Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иң-иңнәр сайланды

Районда һәр ел "Ел укытучысы" конкурсын үткәрү традициягә керде. Конкурс педагогларның иҗади эшчәнлекләрен үстерүгә, укыту процессын оештыруда яңа технологияләр куллануга юнәлдерелгән һәм ул алдынгы тәҗрибәнең чын мәктәбенә, педагогик практиканың иң яхшы алымнарын тарату үзәгенә әйләнде.

Әлеге конкурсның чираттагысы 28 февральдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үтте. Конкурста куст этапларында җиңү яулаган иң көчле, эрудицияле, кыю һәм талантлы укытучылар: Иске Шәйморза урта мәктәбенең биология укытучысы Зөлфия Бикчурова, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Мәүлиханова, Зур Аксу урта мәктәбенең физика укытучысы Ираида Мишкина, Марс урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзидә Рәимова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең математика укытучысы Лилия Рәхмәтуллина һәм Хорновар-Шигали урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Светлана Соловьева катнашты.

Конкурсны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов ачып, район Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде һәм конкурсантларга уңышлар теләде.

Мәртәбәле жюри составында "Ел укытучысы-2012" конкурсының муниципаль этабында җиңүче Марина Мышова да бар иде.

-Әле кайчан гына 2012 ел конкурсы үткән кебек иде, республика этабында катнашуым да кичә генә кебек тоела, әмма вакыт үтә. Мондый конкурсларда катнашу без, укытучыларга, бик файдалы, яңа алымнар белән танышабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, республика күләмендә үткәрелгәннәре аеруча бәһасез. Уңышлар телим сезгә,-диде ул.

Конкурсның беренче этабында күрсәтелгән "Методик семинар"да укыту һәм тәрбиянең яңалыгына һәм актуальлегенә, укытучының эш алымнарына һәм ысулларына жюри тарафыннан аеруча игътибар бирелде. Бәйгенең икенче этабы исә "Мастер-класс" күрсәтү иде һәм ул "Табигать тарафыннан шулай билгеләнгән" темасы астында үтте. Биредә конкурсантларның һәркайсы үз предметы буенча эш алымнарын һәм яңа нәтиҗәле формалар турында аңлату һәм сөйләп бирү белән беррәттән, инновацион тәҗрибә аша күрсәтеп тә бирделәр. Бәйгедә катнашучылар үз чыгышларында экология мәсьәләләрен күтәрделәр, агымдагы елда Казанда үтәчәк Универсиада темасына да кагылдылар. Конкурсның өченче этабы исә "Ата-аналар җыелышы" дип исемләнгән һәм ул бүгенге көннең актуаль проблемасы-балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган иде. Конкурсант-сыйныф җитәкчеләре "ата-аналар" белән бергәләшеп әлеге проблеманы чишү юлларын эзләделәр. Һәркем ата-аналар белән эшләүдә үз эшчәнлегендә кулланучы нәтиҗәле алымнарын күрсәтергә тырышты, иҗади һәм импровизация сәләтләрен "эшкә җикте".

-Конкурс тәмам. Бәйге булгач, әлбәттә, аның җиңүчесе дә булырга тиеш. Үткән еллардан аермалы буларак, быел конкурста катнашучылар яшьләре, осталыклары, талантлары буенча да бер-берсеннән аерылмыйлар. Шуңа да сайлап алуы җиңел булмады,-диде мәгълүмати-методик үзәге директоры Светлана Антипова бәйгегә йомгак ясаганда. Жюри нәтиҗәләре буенча Светлана Соловьева-I, Зөлфия Бикчурова-II, Лилия Рәхмәтуллина III урынга лаек дип табылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев