Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Игелекле телефон” шатлык өләшә

Район халкын социаль яклау идарәсенең "Кайгырту" бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан республикада старт алган "Игелекле телефон" акциясе кысаларында ялгыз яшәүче өлкәннәргә кәрәзле телефоннар тапшыру эше дәвам итә.

Үткән көннәрдә шундый телефонны бүлек директоры Илгизәр Вафин һәм әйдәп баручы белгеч Зөлфия Юсупова Иске Чокалы авылында яшәүче Ләлә Әхтәмовага тапшырдылар. Ишектән күренүгә үк, Ләлә апа аларны озактан көткән кунакларыдай каршы алып: "Бик көттек әлеге яңалыкны, бик әйбәт гамәл бу", дип рәхмәтләрен җиткерде.

Ләлә апа кеше ярдәменнән башка яши алмый. Мәктәптә бик яхшы укыган кызның көтмәгәндә аяклары авырта башлый. Шул көннән башлана да инде бар газап. Әмма бик әйбәт билгеләргә укыган кызның киләчәктә дә булган уку теләген авырту гына җиңә алмый. Ул югары белем дә ала, мәктәпләрдә дә укыта, директор урынбасары булып та эшли. Соңгы хезмәт урыннары аның туган авылы Иске Чокалыда үтә. Үзе дә авыру килеш әти-әнисен тәрбияли, соңгы юлга озата. Әмма тормышта никадәр тырышып-тырмашып, авыруга каршы көч табарга тырышса да, аның аякларының авыртуы көчәя генә бара. Күп төрле операцияләр кичерергә, дәвалану курслары үтәргә, моның өчен әллә никадәрле хастаханә юллары таптарга, мәңге бетмәс анализлар тапшырырга туры килә. Һәр яңа туган көнне күңел күтәренкелеге, тормышка оптимистик рух белән карарга өйрәнгән Ләлә апа барысына да түзә. Бүгенге яшәешен дә шушы күп төрле газап аша кичерелгән тырышлыгына бәйли. Һәрчак горур, әйтергә теләгәнен турыдан ярып әйтә белгән сыйфатлары белән ул шушы кадәр авыруларына инвалидлык тамгасы салу дигәнне һич башына китерми. Бары әлеге чарасызлык белән 1992 елда гына килешә. Ә бит авыртулары 1947 елда ук башлана.

Реклама

Бүген дә Ләлә апа һәр яңа туган көнгә шатлана. Илдә, көндә булган яңалыклар белән танышып тора, газеталар укый. Һәрдаим ярдәмгә килүче социаль хезмәткәр Гөлсирә Идрисова белән уртак тел табып яши. Инде менә телефонлы булгач, "шатлыгым, үземнең һич тә ялгыз булмавыма ышанычым тагын да артты", ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелекле телефон