Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Хезмәтне саклау айлыгы бара

Һәр ел саен язгы чәчү һәм урып-җыю чорында хезмәтне саклау айлыклары үткәрелеп килә. Әлеге айлыкны үткәрүнең максаты нидә? Шушы һәм башка сорауларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Рәшит Шакиров җавап бирә.

-Рәшит Исхакович, хезмәтне саклау айлыгы кем тарафыннан игълан ителә һәм үз эченә ул ниләрне ала?

-2012 елгы язгы кыр эшләрен башкарып чыгу чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыклары, дәүләт хезмәт инспекциясе һәм агропромышленность комплексы профсоюзларының республика комитеты карары нигезендә 23 апрельдән 23 майга кадәр айлык игълан ителде.

Язгы кыр эшләре барышында хезмәттә катнашучылар арасында күңелсез хәлләрне булдырмау максатында барлык шәхси саклану чараларының төгәл үтәлүенә, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының, тагылма инвентарьларның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүләренә көндәлек тикшерү оештырылырга тиеш. Механизаторларның, барлык төр башка эшчәннәрнең хезмәтне саклау буенча инструктажлар үтүләренә, зарарлы агулы химикатлар белән эшләүчеләргә махсус өс һәм аяк киеме бирелүгә, шәхси саклану чараларының төгәл үтәлүенә, хатын-кызлар, яшүсмерләр хезмәтеннән файдалануның дөрес оештырылуына ирешергә кирәк. Хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү, беренче чиратта, җитәкчеләргә бәйле. Шуңа күрә дә язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасында аңлату эшләре алып бару хуҗалыкларның баш белгечләренә, бригадирларга, фермер хуҗалыклары рәисләренә йөкләнә.

-Республика буенча производствода бәхетсезлек очраклары еш теркәләме?

-Мәсәлән, 2010 елда республика буенча производствода 200 кеше зыян күрде. Шуларның 22се вафат булды. 2011 елда исә 178 кеше зарар күрде, аларның 17се үлде. Бу уңайдан Чүпрәле районында соңгы елларда производствода имгәнүчеләр һәм вафат булучыларның теркәлмәвен дә ассызыклыйсым килә. Әмма бездә мондый хәлләрнең булганы юк дип тынычланырга түгел, киресенчә, башка районнарда килеп чыккан фаҗигаләрне истә тотып, бу өлкәдә эшне тагын да көчәйтергә кирәк. Чөнки кеше гомере бар нәрсәдән дә кадерле бит.

Реклама

Агымдагы елдагы язгы чәчү кампаниясенең башлануына әле санаулы гына көннәр булуга да карамастан, республикада инде производствода 4 кеше һәлак булды. Шуңа да аеруча игътибарлы һәм сак булу таләп ителә.

Үз чиратыбызда, без дә районнарга хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Мәсәлән, 19 мартта АК профсоюзларының республика комитеты белән бергә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләрендәге хезмәтне саклау бүлеге белгечләре белән киңәшмә үткәрдек. Шулай ук, методик әдәбият белән тәэмин итеп, практик ярдәм дә күрсәтәбез. Производстводагы һәр бәхетсезлек очрагы буенча хәвеф сигналы күтәрәбез.

28 апрельдә республикада, шул исәптән районнарда да Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен үткәрдек. Әлеге көн производствода зыян күрүчеләрне һәм һәлак булучыларны искә алу көне буларак үтте.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы