Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ел башыннан Чүпрәледә тулаем сөт саву 12482 тоннаны тәшкил итте

Терлекчелек тармагындагы җиде айлык нәтиҗәләргә күзәтү

Ел башыннан алып район буенча тулаем сөт саву 12482 тоннаны тәшкил итте (2021 елга карата 86 процент). Сөт җитештерүне арттыру буенча "Цильна" җәмгыяте гадәттәгечә алдынгы урында, агымдагы елның 1 августына биредә барлыгы 5433 тонна сөт савылган (сөт саву күләме, үткән ел белән чагыштырганда - 103 процент).  Ә менә “Эталон-Агро” җәмгыятендә сөт җитештерү күләме кими бара. Биредә җиде айда 368 тонна гына сөт савылган, бу узган елгы күрсәткечнең 75 процентын тәшкил итә.

Район буенча 1 августка мөгезле эре терлекләрнең баш саны 9107не тәшкил итә. “Цильна” җәмгыятендә 3141 баш мөгезле эре терлек бар (үткән ел белән чагыштырганда +207 баш, үсеш 107%). “Эталон-Агро” хуҗалыгында терлекләрнең баш саны бераз арткан - 419 баш, узган ел 415 баш булган. Фермер хуҗалыкларында киресенчә терлекләрнең баш саны кимү күзәтелә, биредә барлыгы 1225 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, 2021 ел белән чагыштырганда 45 башка ким.

Район буенча җиде айда 921 тонна ит җитештерелгән, бу үткән елгы санның 87 проценты гына.

Реклама

Терлекчелек продукциясе җитештерү белән бер үк вакытта район терлекчеләре алдында терлекләрне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр кышкы абзарларга вакытында күчерү бурычы тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев