Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле яшьләре бизнес-лагерьда эшмәкәрлек эшенә өйрәнде

Чүпрәле тармак техникумында өч көн дәвамында бизнес-лагерь үтте. Әлеге чараны республиканың икътисад министрлыгы белән берлектә Казан федераль университеты вәкилләре оештырды.

Бизнес-лагерь "Татарстанда 2012-2016 елларга яшьләр эшмәкәрлеге" программасын тормышка ашыруны максат итә. Шуңа да бу чарада 18-23 яшьлек район яшьләрен беренче эш итеп, эшмәкәрлек өлкәсендәге белемнәрен арттыруны күздә тоттылар.

Реклама

Бер сүз белән әйткәндә, анда катнашкан һәркем төрле фикерләргә ия булуга, старт капиталын булдыруга, җитештергән продкуциягә ихтыяҗ булдырырга, бизнес үстерүгә өйрәнделәр.

-Яшьләргә тәкъдим ителгән әлеге белемнәр гади, аңлаешлы итеп җиткерелде. Кем белә, бәлки анда катнашкан район яшьләре арасыннан республикадагы, хәтта Россиядәге иң эре предприятие директорлары чыгар. Ә бу өлкәдәге башлангыч белемне алу моннан башланыр,-ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Татарстанда 20122016 елларга яшьләр эшмәкәрлеге” программасы