Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледәге "Акчарлак" лагерындагы төзелешләр Президент программасы нигезендә дәвам итәчәк

«Акчарлак» балалар лагерында төзү эшләре баруы турында язган идек. Киләчәккә булган планнар тормышка аша калганда, лагерь ял итү һәм сәламәтләндерү урыны буларак кыш кыш көне дә эшләячәк диелде.

Лагерьтерриториясендәге елга да төзекләндерелеп, ярында коенып, кызыну өчен комлык, коеныр өчен махсус урыннар да булачак, дип фараз ителде. Ә кышкы ялны үз итүчеләргә бу яктагы таулар менә дигән шуу, узышу урыннары да булачак.. Бу эшләрнең барысы да әлегә кадәр район бюджетыннан һәм подрядчы оешма акчасына башкарылды. Ягъни лагерьтерриториясендә хуҗалык итү, йокы корпусы, ашханә биналары калкып чыкты.

Ил кризиска килеп кергән бер заманда, төзелеш дәвам ителерме икән, дигән шик тә бар иде. Гадәттәге шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Александр Шадриков балалар лагерында төзү-төзекләндерүләрнең республика Президенты программасына керүе турында әйтте. Димәк, Чүпрәле укучыларының быел ук инде җәйге яллары заманча таләпләргә туры китереп төзелгән яңа лагерь да үтәчәгенә ныклы ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Акчарлак" лагеры Президент программасы төзелеш