Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә үзара салым кертү буенча референдум узачак

22 мартта район территориясендә референдум үтәчәк. Ягъни бердәм теләгебезне үтәү йөзеннән тавыш бирәчәкбез. Ә теләгебез - үзебез яшәгән җирлекне төзекләндерү, тагын да уңай яшәү шартлары тудыру.

Үткән елда да акча туплаячакбыз дип тавыш биргән идек. Һәм ул акчалар һәркемнең күз алдында авыл эчендәге юлларны төзекләндерүгә тотылды. Моңа өстәп дәүләт тә бирде, кайсыбер авылларга читтә үз бизнесларын булдырган якташларыбыз да ярдәм итте. Шулай итеп урамнарга керерлек юллар барлыкка килде. Ә авыл эчендәге урамнарның озынлыгы 261 км.ны тәшкил итә. Димәк ки, шуның кадәрле юлга таш түшәргә кирәк. Үткән ел исә барыбыз да биргән акчага 32 км. юл төзелде. Дәүләт исә авыл арасындагы юлларны төзү-төзекләндерүне финанслый. Олы юлларга тоташмаган авыллар бар вакытта, авыл урамнарына асфальт түшәү мантыйкка да туры килмәс иде.

Мондый референдумнар халыкны берләштерә дә. Тамчыдан күл җыелган кебек, барыбыз да биргән 100-200 сумнардан ярыйсы ук мая тупланганнан соң, һәм бу гамәлнең нәтиҗәсе дә барлыгын күргәннән соң, быел да бу эшне дәвам итәргә кирәк дигән тәкъдимнәр белән чыктылар авылларда. Иске Чокалылар, мәсәлән, су белән тәэмин ителешне дә күздә тоталар, шлангалылар исә авылның аерым урамнарына таш түшәячәкбез дип, сүз куешканнар һәм шуның өчен тавыш та бирәчәкләр. Бер авыл җирлеге башлыгы авылдашларының тавыш биргәннән соң 10-15 көн үткәч үк акча китерә башлаулары турында сөйли. Халкы, актив, ягъни.

Быел исә авыл халкы җыелачак сумманы да бераз арттыруны хуп күрде. Бер сүз белән әйткәндә, 22 мартта авылын матур, төзек итеп күрергә теләгән һәркем тавыш бирү участокларына киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым кертү буенча референдум референдум