Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә чыгарылыш укучыларының тантаналы кичәсе узды

Мәктәпне тәмамлау һәр кеше тормышында иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берседер мөгаен. Кайгысыз балачак, мәктәптәге шуклыклар, шау- шулы тәнәфес, мәхәбәттә беренче тойгылар кичерү һәм эшләп килмәгән дәресләр барысы да артта калды. Алда инде үзенең тынгысыз, шатлыклы һәм яңа казанышлары белән мөстәкыйль олылар тормышы көтә.

Чыгарылыш бал бәйрәме балаларга гына түгел, аларның әти- әниләренә, сыйныф һәм мәктәп җитәкчеләренә дә бөтен гомергә истә калырлык зур вакыйга. Шушы уңайдан район мәдәният йортында укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгыларны, олимпиада, конкурслар, фестивальләр, спорт чаралары призерларын һәм шундый ул һәм кыз тәрбияләп үстергән әти- әниләрне хөрмәтләү тантанасы булды. Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков залда утыручы балаларны ихлас күңелдән тәбрик итеп, шушы минуттан аларның олы тормыш юлына басуларын искәртте. "Үзегез сайлаган максатка ирешү өчен бөтен белемегезне һәм үҗәтлегегезне туплап алга барыгыз. Киләчәктә сайлаган һөнәрегез буенча җәмгыятькә кирәкле гражданнар булыгыз, сезнең белән һәр чак горурланып яшәсәк иде. Үзегезнең Чүпрәле районы егетләре һәм кызлары икәнегезне беркайчан да онытмагыз",- диде Александр Валерьевич. Әлеге кичәдә район башлыгы Александр Шадриков, башкарма комитет җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов, аның урынбасары Айрат Җәлалов һәм агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов аларга хәерле юллар, алдагы тормышларында бәхет һәм уңышлар теләделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/6879-bal-vipysknikov-alie-parysa-prochel-v-droghghanovskom-rayone.html.

"Ел укучысы" номинациясендә Иске Чүпрәле 1 нче номерлы урта мәктәбенең 10 "А" сыйныфы укучысы Регина Мөхетдинова җиңүче дип билгеләнде. Ул русс теле буенча үткәрелгән Халыкара һәм республика олимпиадаларында призер булган, республика күләмендә беренче мәртәбә уздырылган "Глаголица" исемле бәйсез әдәби премиясе лауреаты һәм республикада бишенче Онегин укуларының дипломанты. Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти- әниләре исеменнән Илгиз Азизов чыгыш ясады. Балаларга ул иң җылы хисләрен җиткерде, барлык хыялларының тормышка ашуын теләде. Билгеле инде, укытучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә дә игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Аннан соң егетләр һәм кызлар бергәләшеп чыгарылыш сыйныф укучылары паркына килделәр. Аларны монда "Ал җилкәннәр" дип аталган күңел ачу кичәсе каршы алды. Район үзәгендәге мәйданда таң атканчы музыка яңгырады, балалар бергәләшеп җырладылар, биеделәр, уку елларындагы кайбер күңелле хәтирәләрне искә алдылар. Рәсемнәрне http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/6881-vipysknoy-bal-alie-parysa-v-droghghanom.html карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чыгарлыш балы узды