Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә беренче тапкыр велоспорт ярышлары узды

Үткән шимбә райондагы эллекеге аэропорт территориясендә спорт чаралары гөрләде. Бу көнне велосипедтта һәм автокросста узышу өчен иң җитез спортчылар җыелды. Ярышлар Республика һәм район оешу көне кысаларында узды.

Велоспорт ярышы районда беренче тапкыр уза. Әлеге спорти чарасын үткәрү тәкъ диме белән райондашларыбызга бик яхшы таныш булган район үзәк хастаханәсе табиб-травматологы Раджеш Кумар Синг чыга. Сәламәт яшәү рәвешен пропаганедалауда зур көч куючы бу табиб бадминтон ярышларының федерация филилалы җитәкчесе дә әле. Әлеге спорт төре дә соңгы ике елда районда яшәүчеләр арасында популяр төс алды.

Велоспорт ярышларында мәктәп укучылары: кызлар һәм малайлар өч категориядә- җиде яшькә, 13 яшькә, 16 яшькә кадәр, көч сынашты. Ярыш шартлары булып, барлык катнашучыларга да 1, 2 км юлны узу торды.

Яшь велоспортчыларны район башлыгы Александр Шадриков тәбрикләде. Катнашырга теләүчеләрнең күп булуыннан чыгып, Александр Шадриков, район велоспорт ярышларының перспективалы булуын ассызыклады. Район башлыгы спорт белән шөгыльләнү- ул сәламәт булу икәнлеген билгеләп, куйган максатларга ирешүләрен теләде.

Командалар бүленеп, һәркайсы тиешле дистанцияне узды. Әйтергә кирәк, җиңел бирелмәде ул юл. Шуңа да алда килүчеләр дә, артта калучылар да булды. Җиүчеләргә Грамоталар һәм кубок тапшырылды.

Ярышларны оештыручы Раджеш Кумар Синг велоспорт ярышларын районда яшәүчеләр арасында үткәрү традиция буларак кереп калачагына ышаныч белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велоспорт ярышлары