Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе Мансур Рәимов белән хушлаштылар

Мансур Афиятович Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе исеменә ия була. Бүләкләре: Халыклар Дуслыгы ордены, "Почет билгесе".

Чүпрәле районында Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе Мансур Рәимов белән хушлаштылар. Җирләү Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылында узды.

Хөрмәтле якташыбыз белән хушлашырга район башлыгы Марат Гафаров, район җитәкчеләре, оешма вәкилләре, ТР Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов, шулай ук «Терминал» заводы вәкилләре, элеккеге хезмәттәшләре килде.

Район башлыгы Марат Гафаров Мансур Афият улының легендар шәхес булуын билгеләп үтте. Марс урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казанда елга техникумына укырга керә, аннары институтта укуын дәвам итә. "Терминал" заводында гади мастердан башлап күп еллар завод белән җитәкчелек итә, ил өчен авыр елларда намус белән эшли.

- Мансур Афиятович ярдәмчел һәм игелекле кеше иде, киңәше, эше белән булышты. Түбән Каракитә авылында мәчет төзелеше вакытында аның ярдәме бәһасез булды, ул манара урнаштырырга ярдәм итте һәм тагын да башка бик күп эшләр башкарылды һәм алга таба да ул киләчәккә планнар белән яшәде.  Мансур Афият улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак еллар сакланыр, урыны оҗмахта булсын,-диде Марат Ринат улы.

-Бүген бик авыр көн, без үз биографиясендә күп игелекле эшләр башкарган гадәти булмаган кешене соңгы юлга озатабыз. Ул, чыннан да, рухи яктан һәм үз-үзен тотышы буенча аерылып торды. Гадел булды, ул һәрвакыт нинди дә булса эшне тагын да күбрәк һәм яхшырак мөмкин дип санады.  Моңа үз командасын да җәлеп итте. Ил өчен авыр 90 - нчы еллар дәверендә дә оста җитәкче булып кала алды. Ул директорлар ассоцияциясе  булдыру идеясен тормышка ашырды. Һәрвакыт хезмәт кешесе һәм хәрәкәттә булды. Безнең өчен зур югалту,-диде Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып.

 Мансур Афият улының тормыш иптәше шушы көннәрдә нидер сизенгәндәй,  җылы сөйләшеп утыруларын бәян итте.

–Мин искиткеч сәнгать әсәредәй тормышта яшәдем. Иң авыр вакытларда да ул эштән кайтып:  «Әнисе барысы да яхшы булыр, борчылма», - диде. Гомеренең соңгы минутларында да ул: «Әнисе, ә бит без шундый матур тормыш кичердек. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз нинди  әйбәт, янәшәмдә һәрвакыт булуыңа сиңа зур  рәхмәт",-диде. Мин әйтәм, "Син нәрсә, я күз тидерерсең, бу хакта сөйләшмик", дим. Ә ул әйтте: «Ә син исеңдә тот» һәм мин исемдә калдырдым. Ул беркайчан да, беркемгә начарлык эшләмәде. Аның һәрвакыт бер эше, бер заводы һәм бер хатыны, гаиләсе булды.  Ул бик гадел кеше иде. Бүген безнең өчен бик авыр көн. Кадерлем, хуш, - диде Дилүзә апа Рәимова.

Мансур Афият улы үзенең кече Ватаны турында бер вакытта да онытмады. Туган йортын торгызып, ремонтлап, соңгы елларда алар Дилүзә ханым белән иртә яздан алып көзгә кадәр туган авылда яшәделәр.

Гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев