Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Марс һәм Иске Ишле урта мәктәпләре, капиталь төзекләндерелгәннән соң, укучылар кабул итәргә тулысынча әзер

Районда 18 – урта, 3–төп, 8–башлангыч мәктәп-балалар бакчасы белем бирү учреждениеләре, 19 балалар бакчасы бар.

Быел капиталь ремонт буенча республика программасына кергән Марс һәм Иске Ишле урта мәктәпләрен төзекләндерү эшләренә кыштан ук тотындылар. Бүгенге көндә эшләр тулысынча башкарылып, биналар эксплутациягә тулысынча әзер.

 Бу хакта район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илһам Бикчуров белдерде:

–Агымдагы елда ике белем белем бирү учреждениесендә:  Марс урта мәктәбе һәм Иске Ишле урта мәктәпләрендә капиталь төзекләндерү эшләре алып барылды. Моның өчен 74 млн сум акча каралган иде. Төзекләндерү эшләре тулысынча “Стройград” оешмасы тарафыннан башкарылды. Иске Ишле урта мәктәбендә бинаның фасады һәм түбәсе дә ремонтланды, тулаем алганда ике мәктәптә дә стеналар, уку бүлмәләре яңартылды. Тулысынча эчке инженерлык коммуникацияләре: җылылык, электр челтәре, санузеллар алмаштырылды. Ремонт эшләре төгәлләнде, диярлек. Ике мәктәпкә дә җиһазлар кайтарасы калды. Болар урындык-өстәлләрдән башлап-заманча компьютерлар, принтер, һ.б.ларга кадәр. “Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре җиһазлар исемлеген үз ихтыяҗларыннан чыгып төзеде. Аерым алганда ике мәктәпкә 16 млн сумлык җиһаз кайтарылачак”,-ди Илһам Бикчуров. 

Соңгы елларда Татарстанда мәктәпләрдәге азык-төлек блокларын ремонтлау буенча республика программасы гамәлгә ашырылуын да билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге уңайдан быел районда, шулай ук, ике мәктәптә: Кече Чынлы урта мәктәбендә һәм Алешкин-Саплык урта мәктәпләрендәге ашханәләр 5,6 млн сумга ремонтланачак.

Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов:

–Бүгенге көндә районда 18 – урта, 3–төп, 8–башлангыч мәктәп-балалар бакчасы белем бирү учреждениеләре, 19 балалар бакчасы бар. Соңгы елларда аларның барысына  да замана таләпләренә туры килерлек итеп, капиталь төзекләндерүләр үткәрелде. Хәтта, яңа сафка баскан белем бирү учреждениеләре дә инде киләчәктә капиталь төзекләндерү исемлегенә кертелгән. Районда яңартылмаган мәктәп биналары калмады диясем килә. Моннан тыш, мәктәпләрдә милли проект нигезендә, “Үсеш нокта”лары үзәкләре булдырыла. Бу да, үз чиратында, аерым фәннәр буенча кабинетларны төзекләндерүне күзаллый. Әлеге программа буенча, соңгы ике елда 6 белем бирү учреждениесендә шундый  үзәкләр булдырылды. Быел “Үсеш ноктасы” өч мәктәптә ачылачак. Атап әйткәндә, барлык мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт кысаларында төрле эшләр башкарыла. Биналар матурая, яңара, беррәттән җиһазлар да заманчалаша. Балаларга рәхәтләнеп укыр, мөгаллимнәргә белем бирер, эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла. Болар барысы да хөкүмәтебезнең, җитәкчеләребезнең тырышлыгы, милли проектларның тормышка ашырылу бәрабәренә башкарыла.

Марс урта мәктәбе директоры Гөлназ Шәрәфетдинова:

–Марс урта мәктәбе 1973 елда төзелгән.  2012 елда  түбә, тәрәзәләр алмаштырылган, косметик ремонт ясалган иде. Быелгы уку елына исә мәгариф учреждениесе тулаем үзгәреш кичерде. Бүлмә, сыйныф, коридорларны нинди төсләргә буяуны, үзгәртүне  әти-әниләр үзләре киңәш иттеләр. Төзүчеләр эш барышында барлык тәкъдимнәребезне искә алдылар.  Инде менә җиһазлар: шкафлар, урындыклар, 6 данә компьютер техникасы һ.б. кайтуны көтәбез. Компьютер сыйныфын тулысынча яңартачакбыз, интерактив такталар –барысы да булачак.

Мәктәптә барлыгы 56 укучы белем ала, 15 укытучы белем бирә. Беренче сыйныфка килүче укучыларыбыз да бар.

Иске Ишле урта мәктәбе директоры Миләүшә Нигъманова:

–Мәктәп директоры вазифасына үткән елның август аена керештем һәм менә шундый зур шатлык.  1998 елда сафка басып, капиталь төзекләндерү күрмәгән мәктәбебез яңарды, бинасы 100%ка төзекләндерелде. Идән-түшәмнәр, түбәсе, нигез тирәләре, кородорлар, кабинетлар, эчке коммуникацияләр–барысы да яңадан булдырылды.

Төзүчеләргә дә тел-теш тидерерлек түгел - үзләреннән соң бернинди төгәлсезлек тә, чүп тә калдырмыйлар, чиста, сыйфатлы итеп эшләделәр.  Җиһазларга да заказлар бирдек. Практик фәннәр буенча белем бирү кабинетлары барысы да, әйтик: физика, химия кабинетлары лаборатор эшләр башкарыр өчен барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылачак. Компьютерлар, заманча техника кайтачак. Ашханәдә яңа газ плитәләре, суыткычлар булачак.

Саклану чараларына да зур сумма каралганлыгын әйтеп үтәсе килә.  Мәктәптә 8 видеокүзәтү урнаштырылачак, янгын сүндерү буенча да кирәкле җиһазлар кайтачак. Капиталь төзекләндерү кысаларында башкарылган әлеге масштаблы чараларга куануыбызны сүз белән генә дә аңлатып биреп булмый.

 

Белешмә

Татарстанда быел 118 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. 167 мәктәптә азык-төлек блогларын ремонтлаячаклар.

1 сентябрьгә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында авыл мәктәпләре базасында 117 «Үсеш ноктасы» үзәге ачылачак. Мондый яңарту башлап ОБЖ предметлары, технология белән бәйле иде, шахмат зоналары булдырылды һәм информатика  җиһазлары үзгәртелде. 2020 елдан мәктәпләр физика, химия, биология буенча заманча җиһазлар белән җиһазландырыла башлады.

Республикада белем бирү учреждениеләрендә  капиталь ремонт эшләре 2012 елдан бирле алып барыла. Шушы вакыт эчендә 1582 мәгариф учреждениесе  ремонтланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев