Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә бер көн эчендә ике янгын булды

1 сентябрь көне Городище һәм Яңа Уби авылларында яшәүчеләр өчен фаҗигале булды.

Төшке аш вакытында «Глонасс 112» системасы буенча 114 нче янгын сүндерү частенә  Городище авылы Мичурин урамында урнашкан хуҗалыкның  януы турында хәбәр килә.

Янгын нәтиҗәсендә 120 кв. м мәйданда йорт, 60 кв. м мәйданда сарай яна. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгын чыгуның сәбәбе булып электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү дип фаразлана.

Шул ук көнне кичке якта «Глонасс 112»  системасына янә Яңа Уби авылында янгын чыгуы турында хәбәр итәләр. 

Бу очракта Ленин урамындагы бер хуҗалыкта янгын нәтиҗәсендә: ангар тибындагы печән, кирәк-ярак саклау өчен бина  42 кв. м мәйданда яна, шулай ук, сыер тоту урыны 14 кв. м мәйданда зыян күрә.

Һәр ике очракта да янгын нәтиҗәсендә барлыкка килгән зыян күләме ачыклана.

Соңгы көннәрдә бу районда чыккан өченче янгын булып исәпләнә. Моңа кадәр 25 августта Түбән Каракитә авылында янгын чыккан иде.

Ел башыннан бирле районда ... янгын теркәлгән. Анда....

Хөрмәтле райондашлар!  Ваемсызлыктан бәлагә кадәр–бер адым. Ут белән эш итүдә саксызлык мөлкәтне һәм милекне юк итүгә генә түгел, кешеләрнең үлеменә дә китерергә мөмкин.

Төгәлрәк итеп әйткәндә:  газ, электр приборлары белән файдаланганда игътибарлы булырга, җылыту сезоны башланыр алдыннан мич һәм төтен чыга торган юлларның төзеклеген тикшерергә, аларны төзтергә, сыларга,  агартырга кирәк. Җылыткыч приборлар янында чит:  пластик, чүпрәк һ.б әйберләр булмаска тиеш. Сарайларга, мал-туар азбарына чыккан ут чыбыкларын һәрдаим карап торырга, ә иң кулае–электр линияләре сузганда белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гомумән, өйдә булганда һәм кая да булса китәр алдыннан барлык җиһазларны кабат-кабат карап чыгарга киңәш ителә.

Үзебез һәм якыннарыбыз турында кайгыртыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев