Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентларына дипломнар тапшырылды

Быелгы  уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.

Чүпрәле районы тармак технологияләре техникумында Диплом тапшыру тантанасы узды.  Быелгы  уку елында белем бирү учреждениесен 62 студент тәмамлый.

Студентлар автомеханик, авыл хуҗалыгы производствосы мастеры, шулай ук автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгечлеге һәм җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе буенча һөнәр белем  алдылар.  Чыгарылышлылар арасында Марсель Камалов уку йортын бик яхшы белән тәмамлап, кызыл Дипломга лаек булды. Бүгенге көндә ул инде армия сафларында хезмәт итә, һөнәри документны аның әтисенә тапшырдылар.

Уку дәвамында студентлар һөнәрләр нигезләрен үзләштерделәр, катлаулы дисциплиналарны өйрәнделәр, үз осталыкларын практикада барладылар, алган белемнәре буенча сынаулар уздылар һәм ниһаять, дипломнар алдылар. Хәзер исә чыгарылышлыларның тормышта үзләре алган белгечлек буенча һөнәри осталыкларын  дәлилләргә һәм хезмәт итәргә туры киләчәк.

Тантаналы чыгарылышта муниципаль район башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Ул егетләргә һәм кызларга олы тормыш юлына хәер-фатиха сүзләрен җиткерде.

– Хезмәт базарында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ һәрвакыт югары. Безнең техникумда 264 студент укый. Шуларның 62-се бүген дипломнар ала. Сез бүгеннән үз карьераларын төзергә әзер булып җитлеккән егетләр һәм кызлар, барысы да үз кулыгызда, уңышлар сезгә! - диде ул.

Техникум директоры Фәнил Яфизов шулай ук чыгарылышлыларга котлау сүзләре җиткерде,  уку алдынгыларына һәм техникумның иҗтимагый тормышында активлык күрсәткән студентларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Реклама

Чыгарылыш сыйныф укучылары адресына рәхмәт сүзләре спорт, мәдәният бүлекләре вәкилләре тарафыннан да  яңгырады.

Спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, мәдәният бүлеге начальнигы Зөлфәт Сәгъдиев, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Илдус Вәлиуллин һәм мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов студентларның  район тормышында актив катнашуларын, үзләренең талантлы, белемле, җитез булуларын билгеләделәр,  Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Бу көнне рәхмәт сүзләре чыгарылыш студентлары, ата-аналар исеменнән дә яңгырады. Студентларга  уңышлы киләчәк һәм барлык теләкләренең тормышка ашуын теләделәр.

Лилия Фәхретдинова, чыгарылыш студенты әнисе:

- Улым Ранель, 9нчы сыйныфтан соң техникумга укырга керде, автомеханик белгечлеге алды.  Техникум мөгаллимнәренә биргән белемнәре һәм тәҗрибәләре өчен рәхмәтлебез, балаларның киләчәге уңышлы булыр дип ышанам, һәркайсына уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев