Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районының яшь журналистларын «Алтын каләм» Дипломы белән бүләкләделәр

«Алтын каләм – Золотое перо» XXVI республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале тәмамланды. 

Фестиваль 23 июльдән 27 июльгә кадәр «Идел» яшьләр үзәге базасында узды. Бу көннәрдә Татарстаннан иң актив укучылар журналистика нигезләрен 9 юнәлеш буенча өйрәнделәр. Бу: басма журналистика:татар һәм рус, телевидение, видеоблонг, радио, подкастинг, дизайн һәм верстка, фотожурналистика, SMM.
Фестивальнең финал этабы барышында рус һәм татар телләрендә газеталар басылды, теле - һәм радиотапшырулар, подкастлар әзерләнде, SMM буенча кейслар һәм йөзләгән репортаж эшләнде.
Фестиваль эшендә телевидение һәм басма журналистика юнәлешләрендә Чүпрәле районының яшь журналистлары: Айгөл Абязова , Равилә Җамалетдинова, Илнара Әкбәрова, Зарина Бельдичкова, Диана Фәизова да катнашты.
Иң яхшы сюжет өчен «Алтын каләм» фестивале дипломнары белән Айгөл Абязова һәм Равилә Җамалетдинова бүләкләнде. Барлык катнашучыларга да шулай ук Сертификатлар тапшырылды.
Ә фестивальнең төп призы-Гран-прига Биектау районыннан Анастасия Миронова (рус телендә басма журналистика) һәм Әтнә районыннан Булат Мөхәммәтҗанов (татар телендә басма журналистика) ия булды. Алар КФУда «Журналистика» белгечлеге буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән грант акчалары хисабына укыячаклар.
Фестивальнең тантаналы ябылышында мәртәбәле кунаклар катнашты, алар арасында – ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, РФ Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча дума комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, РФ атказанган артисты, ТР халык артисткасы Лия Заһидуллина, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «ШАЯН ТВ» телеканалы башкарма директоры Рамилә Сәхәбетдинова, «Anadolu» Төркия Республикасы Баш мәгълүмат агентлыгы Башкарма директоры Бора Байрактар, проектларга һәм инициативаларга стратегик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Динар Хафизов һәм башкалар бар иде.
«Алтын каләм» фестивале 1996 елдан бирле үткәрелә. Оештыручылар: ТР Яшьләр министрлыгы, ТР Журналистлар берлеге, «Татмедиа» АҖ, КФУ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев