Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районыннан Таҗетдиновлар гаиләсе ТР Президентының тантаналы кабул итүендә катнашты

Барлык катнашучылар да ТР Президентыннан истәлекле бүләкләр алдылар.

Бүген, 2021 елның 15 сентябрендә, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Тантанада Чүпрәле районыннан Минзифа һәм Шамил Таҗетдиновлар гаиләсе катнашты.

Таҗетдиновлар тормышларын мәктәптә эшләүгә багышладылар. Минзифа Абдулла кызы балаларны татар теле һәм әдәбиятына өйрәтә, татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли, ә ире Шамил Хәсиәтулла улы физика фәненнән укыта.

Таҗетдиновларның  гаилә һәм мәдәни кыйммәтләрне саклап калу буенча республика, шулай ук педагогик конкурсларда да ирешкән уңышлары шактый. Ике бала үстерәләр.

Чара барышында шулай ук республиканың күп балалы гаиләләрен дә хөрмәтләделәр. Аларга Россия Федерациясенең «Ата — ана Даны» ордены һәм Татарстан Республикасының «Ана даны-Материнская слава» медале тапшырылды. 

Барлык катнашучылар да ТР Президентыннан истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев