Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында территорияләрне төзекләндерү буенча конкурс игълан ителде

Конкурс өч этапта уздырылачак.

Конкурсның максаты-халыкны, барлык милек формасындагы оешмалар коллективларын санитар чистарту һәм төзекләндерү эшенә җәлеп итү.

Конкурста Чүпрәле муниципаль районы халкы, предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә::
"Иң яхшы предприятие" - предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр арасында;
"Үрнәк  йорт" - шәхси йортларда яшәүчеләр арасында;
"Чүпрәле муниципаль районы ветераннары арасында иң яхшы бакча";
"Иң яхшы авыл җирлеге " - Чүпрәле муниципаль районы авыл җирлекләре арасында.

Конкурс өч этапта уздырылачак:
I этап-конкурс материалларын җыю-2021 елның 1 июненнән 18 августына кадәр;
II этап-объектларның төзеклеген бәяләү һәм нәтиҗәләр ясау-2021 елның 19 августыннан 26 августына кадәр;
III этап-җиңүчеләрне бүләкләү-2021 елның 30 августында.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм конкурс материаллары Конкурс комиссиясенә 2021 елның 19 августына кадәр түбәндәге адрес буенча бирелә: Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт (107 һәм 204 нче кабинет).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Автоледи"