Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле өлкәннәренә катлаулы компьютер да бирешә

Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.

Үткән атнада 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында пенсионерлар һәм инвалидлар арасында компьютер белеме буенча “Хикмәт” республика чемпионатының I этабы узды, ул муниципаль этап иде.

Чарада өлкән яшьтәге 10 райондашыбыз катнашты. Чара Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында узды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,мпенсионерлар һәм инвалидлар арасында компьютер буенча чемпионат Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан уздырыла. Чара ТР Цифрлаштыру министрлыгы белән берлектә, Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча төбәк бүлеге ярдәмендә үткәрелә.

Ярышларда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, районның Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Роза Гафарова һәм “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илгизәр Вафин сәламләделәр һәм чарада катнашучыларга уңышлар, җиңел җиңүләр теләделәр.

Чемпионат вакытында катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.

Иң беренче бирем тест булды. Тәкъдим ителгән берничә варианттан дөрес җаваплар сайларга кирәк иде. Биремнәр төрле авырлыкта сайланган иде. Безнең район пенсионерлары барлык сынауларны да үтәп чыга алдылар.

Жюри нәтиҗәләре буенча иң зур балл җыеп, 1 урынны Фирдәүсә Яфизова яулады, 2 урынга – Әсәдулла Аббазов, 3 урынга Лев Падияров лаек булды.

Призлы 1, 2, 3 урыннарны яулаучыларга Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Призлы урыннар яулаган Фирдәүсә Яфизова, Әсщдулла Аббазов һәм Лев Падияров 2022 елның октябрендә Казанда узачак “Хикмәт” пенсионерлар һәм инвалидлар арасында компьютер буенча республика чемпионатының икенче этабында район данын яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев