Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Шикәр чөгендере Чүпрәледә 1030 гектар мәйданда чыгарылган

Шикәр чөгендере- табышлы культураларның берсе.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 октябрьга алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә район буенча шикәр чөгендере 1030 гектар мәйданда чыгарылган, барлыгы 35771 тонна татлы тамыр кагатларга салынган һәм кабул итү пунктларына озатылган. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 347,3 центнерны тәшкил итә. Бүгенге көндә район буенча шикәр чөгендере культурасы мәйданнарының 63 процентында эш тәмамланган.

Шушы көннәрдә "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы эшчәннәре дә шикәр чөгендерен казытып алуга керештеләр. Агымдагы елда татлы тамыр агрофирмада 660 гектар мәйданда чәчелгән иде. Бүгенге көндә биредә 130 гектар мәйдандагы татлы тамырлар җир өстенә казытып чыгарылган, ягъни 2860 тонна шикәр чөгендере кабул итү пунктларына озатылган. Һәр гектардан уртача 220 центнер уңыш чыга.

-Октябрьнең яртысын тәмамлап киләбез. Инде караңгы, тоташ яңгырлы көзгә дә ерак калмады. Шуңа да шикәр чөгендере культурасын алу эшләрен тизләтү таләп ителә, -диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикәр чөгендере