Чүпрәлеләр Сембер Сабантуенда булдылар
Ульяновскида гомер итүче татарлар үз милләтләрен үстерүгә, яшьләрне татар халкы гореф-гадәтләре белән таныштыруга зур игътибар бирә.
Үткән шимбәдә Ульяновск шәһәренең Тимер юл районында Сабантуй бәйрәме узуы моның бер дәлиле булып тора. Аны татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.
Ут күршеләр булгач, Чүпрәле районы мәдәниятчеләре мондый чараларда катнашмый калганнары юк. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов җитәкчелегендәге чүпрәлеләр бу көнне дә көтеп алган кунакларның берсе булды. Районыбызның мәдәният осталары Сабантуй кунакларына үзләренең программаларын тәкъдим итетеләр, җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев