Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Бюджет арттырып үтәлгән

Шушы көннәрдә район Советының утызбишенче утырышы булды. Көн тәртибенә җиде мәсьәлә кертелгән иде. Утырыш эшен район башлыгы, район Советы рәисе Александр Шадриков ачты һәм алып барды. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең "Укучылар думасы" әгъзалары да мондый чарада катнашырга теләк белдергәннәр иде. Бу юлысы аларга мондый мөмкинлек тудырылды.

Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов депутатлар каравына Россия Федерациясе законнарына тәңгәлләштерүдән килеп чыккан Татарстан атрибутикасын куллану буенча үзгәрешләр кертүне тәкъдим итте. Бу үзгәрешләрне депутатлар да, утырышта катнашучылар да аңларга өлгергән идедер, дип уйлыйм, чөнки утырыш башланганда залда Рәсәй һәм Татарстан гимннары яңгырады. Моңарчы мондый югары форумнарда Татарстан гимны гына уйнатыла иде. Үзгәрешләр кертелү дә нәкъ шулардан гыйбарәт.

Утырыш, барлык мөһим мәсьәләләр белән берлектә, 2013 елда район бюджеты үтәлешен дә карады. Бу турыда район финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуретдинова чыгыш ясады. 2013 елга район бюджеты 318 млн.сумга якын итеп кабул ителгән булса, ел дәвамында аңа үзгәрешләр кертелгән. Һәм ел ахырына кадәр ул 37 процентка артып, 500 млн.га якын сумны тәшкил иткән.

Реклама

Утырышта контроль-хисап палатасы рәисе Резеда Гафурова да үзе җитәкләгән тармакның 2013 елдагы эшчәнлеге буенча хисап тотты. Әйтергә кирәк, ел дәвамында контроль-хисап палатасының дәүләт милкеннән, җирләрдән файдалану, финансларны максатчан файдалану буенча тикшергән эшләре дә бихисап. Тикшерү буенча муниципаль хезмәттә булган кайбер затлар төрле суммаларда штрафларга да тартылган. Кимчелекләр төзәттерелгән.

Утырыш барлык тәкъдим ителгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бюджет арттырып үтәлгән