1 апрельдән Чүпрәле мәктәпләрендә беренче сыйныфка электрон гаризалар кабул ителә башлый
1 апрельдән беренче сыйныфка гаризалар кабул ителә башлый.
Әлеге уңайдан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә быел беренче сыйныфка барырга тиешле укучы-балалары булган әти-әниләр белән очрашу узды.
Мәктәп директоры Лилия Насыйбуллина һәм башлангыч белем бирү буенча директор урынбасары Нина Митрошкина әти-әниләргә укучыларны мәктәпкә кабул итү тәртибе турында аңлаттылар, мәктәп тормышы белән таныштырып үттеләр. Бүгенге мәгълүматлар буенча 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә әлегә 52 бала килер дип көтелә. Әмма бу соңгы сан түгел.
1 сыйныфка кабул итү өчен гаризалар Татарстан Республикасы электрон мәгарифе порталы аша (edu.tatar.ru) электрон рәвештә кабул ителә . Порталда яшәү урыны буенча теркәлгән район һәм мәктәп исемен табарга, аннан соң "Мәктәпкә кабул итү" ("Подача заявления на прием в школу") дигән язуны ачып, балагызны беренче сыйныфка кабул итүләрен сорап язган гариза калдырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев