Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

БДИ буенча “кайнар линия” эшли башлады

Иртәгә чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен - рус теле буенча БДИ тапшырачак.

Моңа бәйле рәвештә, Иҗтимагый палата БДИ-2014 сораулары буенча ел саен эшләп килә торган "кайнар линия"не ача: гражданнар иртәнге 7 дән кичке 6 га кадәр 8-800-700-8-800 номерына (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратып, үзләренең сорауларын бирә яисә дәүләт имтиханнарында тәртип бозулар булуы хакында хәбәр итә ала.Бу номер буенча укучыларга гына түгел, ә әти-әниләр һәм укытучыларга да шалтыратырга мөмкин. "Кайнар линия" шулай ук 5 һәм 11 июньдә, ягъни чыгарылыш сыйныф укучылары математика, җәмгыять белеме һәм химиядән БДИ тапшырган көннәрдә эшлиячәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Татарстанда исә Бердәм дәүләт имтиханнары турында сораулар буенча үзенең "Кайнар линия"се ачылды: +7 (843)294-95-62. Ул август аена кадәр эшләячәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия