Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Башта “Спартакиада”, аннан соң “Балкыш”

Ветераннарның район советында һәм Россия Федерациясе Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсендәге чираттагы утырыш район китапханәсендә оештырылган күргәзмә- экспонатлар, чал тарих битләренә кереп калган һәм элеккеге тормышыбызны гәүдәләндергән истәлекле объектларның макетлары белән танышудан башланды.

Экспонатларны барысын да китапханәчеләр үз куллары белән иҗат иткән, эзләнүләр алып барган. Китапханәләр системасы хезмәткәре Зөлфия Кәримова кыска гына вакыт эчендә кунакларны элек еллардагы район тормышына алып кайтты.

-Чыннан да хезмәткәрләребез арасында бик талантлы осталар бар, аларны барлау максатыннан менә шундый эш оештырган идек, күбесе шунда ук актив катнашачагын белдерде.- ди үзәкләштерелгән китапханәләр җитәкчесе Гөлфия Яфизова. Ветераннар китапханәчеләрнең хезмәтен югары бәяләп олы рәхмәтләрен әйттеләр, әлеге осталарның алга таба үз иҗатларын тагын да камилләштерерләр дип ышаныч белдерделәр. Утырышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләрне раслаганнан соң, оештыру мәсьәләсе каралды. Президиум Иске Чүпрәле авылы ветераннары советын җитәкләп килгән Илшат Идиятуллинның үтенечен канагатьләндереп аны әлеге вазифадан азат итте һәм аның урынына Фиркать Шәрәпов кандидатурасын лаеклы дип тапты. Ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов сайлап куелган яңа рәиснең биографиясе, эшчәнлеге һәм актив тормыш белән яшәве хакында сөйләде.

РФ Пенсионерлар союзының һәм РФ Пенсионерлар фондының райондагы бүлекчәләре җитәкчеләре Дамир Алимов һәм Ильмир Измайлов та соңгы вакыттагы яңалыклар, пенсия реформасы турында сөйләделәр. Тиздән пенсионерлар җәйге спартакиадасы старт алачак. Кагыйдә буларак, аның беренче этапы, район үзәгендә үтә. Аннан соң өлкәннәрнең "Балкыш" дип аталган иҗат конкурсына әзерлек башланачак. Әлеге чараларның икесе дә республика күләмендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннарның район советы президиумы