Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Авылда бәйрәм

Татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе булган Сабан туен үткәрү Яңа Кәкерле авылында инде традициягә әйләнде дисәм дә ялгыш булмастыр.

11 июньдә үткәрелгән бәйрәм, башка еллардагы кебек үк, авылның данлы егетләре- башкалабыз Мәскәүдә дәрәҗәле урыннарда хезмәт итүче Җәмил һәм Рәдиф Хәйруллиннар, Илһам, Азат һәм Илнур Сафиннар, Иршат Алиуллин, Ринат Атауллин, Илсур Ахметшин инициативасы белән үткәрелде. Бәйрәм һәр ел саен тулысынча диярлек аларның хәләл акчаларына, Азат Вахитов җитәкчелегендәге ЗАО "Стройсервис" оешмасының, Шамил Абдрахманов җитәкчелегендәге Яңа Кәкерле урта мәктәбенең материаль һәм практик ярдәме белән уздырыла.

Бәйрәм тантанасы авыл-ның имамы Миннәтулла абыйның азан әйтүе белән башланып китте. Аннан соң мәйданга кыр батырлары, алдынгы хезмәтчәннәр чакырылды һәм бүләкләнде.

Бәйрәм мәйданы балаларның шатлыклы авазларыннан, тамашачыларның ярышучыларга, көрәшчеләргә көч-куәт биреп торуларыннан шау-гөр килеп торды. Мәйданның бер почмагында капчык сугышы, кул көрәштерү, колгага менү, аркан тартышу, чүлмәк вату, катыктан акча алу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, чиләк белән су ташу, күзне бәйләп бүләкләр кисү, гер, штанга күтәрү, турникта күтәрелү кебек ярыш уеннары үткәрелсә, икенче якта келәмдә татарча көрәш барды. Татарча көрәш-Сабантуй тамашасының иң төп бәйгесе. Әйтергә кирәк, мәйданда бил алышуга күрше авыллардан, чит төбәкләрдән дә көрәшчеләр килгән иде. Батырларның мәйданда бил алышуларын халык тын алмый күзәтте. 50 кг. авырлыкка кадәрге үлчәүдә Дамир Мөдәррисов (Татар Бизнәсе)-1, Рамил Камалов (Татар Бизнәсе)-2, Зөлфәт Насыйбуллин 3 урыннарны, 85 кг.га кадәрге үлчәү авырлыгында Илмас Камалов (Иске Кәкерле)-1, Динар Мөхәҗммәтҗанов (Шланга)-2, Ринат Салихов (Иске Кәкерле) 3 урыннарны бүлештеләр. Авыллар арасында Илгиз Әсәдуллин 1 урынны яулап, абсолют батыр исеменә лаек булды һәм Сабантуйның традицион бүләге-тәкә дә аңа бирелде. Бәйрәмгә килгән кунаклар арасында исә Илнур Рәкыйпов (Иске Кәкерле) абсолют батыр исеменә лаек булды. Рафис Козлов (Татар Сы-гыты) 2 урынны яулады. Ат чабышларында исә Нәфис Вилданов (Яңа Кәкерле) беренче булып финишка килде һәм җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй