Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Агропромпаркта сәүдә итәсең килсә...

Урта һәм кече эшмәкәрлекне җәелдерү буенча республикада күпкырлы эш алып барыла. Казан шәһәрендә төзелгән Агропромпаркта, мәсәлән, авыл хуҗалыгы продукциясен арадашчыдан башка гына (җитештерүче үзе килеп) сату һәм эшкәртү мөмкинлеге бар.

Россиядә тиңдәше булмаган әлеге Парк 8,5 гектар җирне били. 50 мең квадрат метр мәйданында 600 дән артык сәүдә урыны булдырылган, 12 мең квадрат метр мәйданда складлар, 580 урынга исәпләнгән автотранспорт кую өчен һәм паркинг урнаштырылачак. Үз кунакханәсе, ашханәсе һәм офис бүлмәләре булган агропромпарк һәр көнне 10 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтер дип көтелә.

Җитәкчеләр әлеге паркны авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сатуда матди-техник база буларак күзаллый. Парк җиһазларының күбесе чит илләрдә эшләнгән. Шушы объектның гомуми бәясе 1,85 млрд. сумга төшкән.

Биредә продукцияне саклау гына түгел, яшелчәләрне юу, сортларга бүлү, киптерү, ит продукциясен төрү кебек хезмәтләр дә башкарылачак.

Эшмәкәрләр өчен агропромпаркта аерым мәйданнар бирү каралган. Бирегә килеп, авылда эшләүче һәр теләгән фермер, я булмаса эшмәкәр үз продукциясен сата алачак. Моның өчен алар сату урыннарын арендага алып, үз сатучыларын билгеләргә тиеш. Ә фермерлар үзләре җитештергән продукцияне сатучыга китереп торачак.

Агропромпаркның ачылу тантанасы 15 март көненә билгеләнгән. Әлеге объектны ачу тантанасында Россия Президенты В.В. Путин да катнашыр дип көтелә.

Бүгенге көндә агропромпаркта сәүдә итәргә теләк белдерүче фермерлардан, эшмәкәрләрдән гаризалар кабул ителә, исемлек булдыру мәсьәләсе карала.

-Чүпрәле муниципаль район Башкарма комитетында да әлеге паркта сату урыннары алырга теләгән район фермерларыннан, эшмәкәрләреннән гаризалар кабул ителә. Әлеге уңайдан элемтәгә керү өчен түбәндәге телефон номерларын җиткерәбез: 2-26-94, 2-25-50,-ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илмир Измайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек агропромбанк