Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2014 елга “Туган як“ белән

Хөрмәтле дуслар! Кадерле укучыларыбыз!

Кайчан гына әле елны башлаган идек, инде менә аның соңына да килеп җиттек. Билгеле, көннәр, айлар, еллар да тигез генә узмый. Һәр көн нәрсә беләндер үзенчәлекле, ниндидер вакыйгасы белән күңелдә кала дигәндәй, бу елда да югалту ачысын кичергәннәр дә, бәхет-сөенечтән күкнең җиденче катына күтәрелгәннәр дә булгандыр. Аннары соң, психологлар да бик авыр, начар дип исәпләнгән хәлдән дә үзең өчен кечкенә генә булса да уңай якны күреп алырга кирәк, диләр бит. Шуны күрә, уйлый белгәндә яшәргә җиңелрәк була икән. Хәер, кемнең характеры ничек инде ул?! Кешене үзгәртеп булмый, аны ничек бар, шундый итеп яратырга гына кирәк диләр тагын, шул ук психологлар...

...Әлеге юлларны укыйсыз икән, димәк, сез кулыгызга 2013 елда соңгы сан булып чыккан "Туган як" газетасын алгансыз. Рәхмәт, сезгә! Елны без шатланып озатабыз, чөнки газетабызга күп еллар дәвамында тугры булып калган, һәрнәрсәне бергәләп уртаклашкан, дөрес язмыйбыз дип уйлаганда безне бераз ачуланып та алган сез, дусларыбыз, бар безнең.

Үз чиратыбызда без дә сезнең каршыгыздагы үз өстебезгә алган йөкләмәләребезне үтәп, сезне райондагы һәр яңалыктан хәбәрдар итәргә, тормышның авангардында тотарга тырыштык. Безнең эшебезгә иң зур бәя-укучыбыз, бәясе. Шулай булгач, безнең хезмәтебезне бәяләп, сез дә газетага язылырсыз, 2014 елда да бердәм булырбыз дип өметләнәбез. Ел бетә дисәк тә, аның санаулы гына көннәре бар әле һәм "Туган як"ка һәр почта бүлекчәсендә дә, хат ташучылар аша да язылырга мөмкин. Язылу бәясе -285 сум.

Реклама

Сезнең белән безнең араның өзелүенә юл куймаучы, газетабызның һәр санын "кайнар" килеш укучыбызга җиткерүче почта элемтәсе хезмәткәрләренә дә рәхмәтебез зур безнең.

Газетабызның сыйфат ягын тәэмин итүче "Идел-Пресс" җәмгыятенә дә рәхмәт белдерәбез.

Алда яңа - 2014 ел. Бу елга үткәннәрдән матур традицияләрне генә алып атлыйк. Булган авырлыклар артта калсын, яңа ел һәммәбезгә уңышлар, бәхет һәм шатлык кына алып килсен! Үз җиреңдә тормыштан ямь табып, теләгән уй-хыял, максатларга ирешеп, бердәм һәм сәламәт булып яшәүне һәркемгә, ихластан телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газетага язылу