Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2 номерлы мәктәпкә–10 яшь

9 февраль көнне район үзәгендәге 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Шадриков, район мәгариф бүлеге мөдире Марс Хәлиуллов, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучы-ветераннар килгән иде.

Юбилейга багышланган кичә "Туган көнең белән, мәктәбем!" дип исемләнгән презентация белән башланып китте. Аннан соң мәктәп директоры Илһам Баһаутдинов кичәне ачып, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды.

Шушы 10 ел дәверендә мәктәпнең күркәм традицияләре барлыкка килгән, төрле үрләр яуланган. Оешудан алып бүгенге көнгә кадәр мәктәп 9 чыгарылыш сыйныфтан 277 укучысын тормыш киңлекләренә очырган. Аларның 33е мәктәпне медальгә тәмамлаган, шул исәптән 12 укучы-алтын, 21 укучы көмеш медальләргә лаек булган. 2012-2013 уку елында мәктәптә 135 бала белем ала. Укучыларга 23 педагог белем һәм тәрбия бирә. Педагогларның 34 проценты югары квалификациягә ия. Укытучылар арасында ТРның атказанган укытучысы, "Гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре", "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгеләренә лаек булучылар да, грантлар яулаучылар да бар. Мәктәп укучылары елның-елында район, зона, республика күләмендә оештырылган төрле конкурсларда, ярышларда, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Аннан соң сүз Александр Шадриковка бирелде.

Реклама

-Хөрмәтле педагоглар, ветераннар, укучылар, кунаклар! Сезне истәлекле дата-2 номерлы мәктәп оешуга 10 ел тулу көне белән тәбрик итәм. Без Чүпрәле районы студентлары турында сөйләгәндә, аларның нәкъ менә шундый мәктәпләрдә укулары белән горурланабыз,-дип башлады ул чыгышын. Киләчәктә дә мәктәптә матур традицияләрнең тагын да дәвам итүен, укытучыларга исә катлаулы һәм авыр хезмәтләрендә сабырлык, иҗади уңышлар, исәнлек теләде һәм юбилей уңаеннан мәктәпкә бүләк тапшырды (рәсемдә).

Кичәдә, шулай ук, "Роспотребнадзор" идарәсенең райондагы бүлеге җитәкчесе Илгиз Хафизов, элек 2 номерлы мәктәптә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән, хәзергесе вакытта 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры Резеда Хуҗиева, элек елларда шушы мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкарган Эльвира Вәлиуллова, укытучы Гөлфирә Хәнҗәрова чыгыш ясап, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, үзләренең кичерешләре белән уртаклаштылар. 2004 ел чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән Рамил Кәлимуллин чыгыш ясап, чарада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, укытучыларга рәхмәтләрен җиткерде. 2011 ел чыгарылыш сыйныф укучысы Ранилә Җамалтдинова исә үзенең бәйрәм теләкләрен җыр аша бүләк итте.

Бәйрәмдә чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Кунакларга мәктәп укучылары Изабелла Искандерова, Гүзәл Җәлалова, Александра Тяхина, укытучы Гүзәлия Хәнҗәрова җырларын бүләк итсәләр, Марина Краснова һәм Айгөл Нуретдинова үзләре иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар 10 "а" һәм 10 "б" сыйныф укучыларының чыгышларын да яратып кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф