Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

14 яшьлек чүпрәлеләргә паспорт тапшырылды

Бөтендөнья балалар хокукларын яклау көнендә Чүпрәледә 14 яше тулган яшүсмерләргә Россия гражданнары, балигъ булуларын раслаган төп документ - паспорт тапшырылды. Район ЗАГС бүлегендә узган бу тантаналы чарада паспорт алучыларның якыннары да катнашты.

-Паспорт - кешенең иң мөһим документы. Ул сезнең хокукларыгызны вәгъдәли, шул ук вакытта бурычлар да йөкли. Мин сезгә илебезнең лаеклы гражданнары булуыгызны телим", - диде район ЗАГС бүлеге мөдире Гөлсирә Галләмова паспорт алучыларны котлап.

Гөлсирә Галләмова укучыларга паспортының килеп чыгу тарихы турында да кыска мәгълүмат җиткерде. Элек елларда кешеләр илләр буйлап күп сәяхәт кылганнар. Шуңа да әлеге уңайдан паспорт-рөхсәт кәгазе уйлап чыгарганнар. Россиядә исә паспорт Петр 1нче Указы белән кабул ителә. Советлар Союзында паспорт 16 яшьтән бирелсә, бүгенге көндә Россиядә аны 14 яшьтән тапшыра башладылар.

Әлеге мөһим документка җиде яшүсмер: Ландыш Мифтахетдинова, Элла Журавлёва, Михаил Битяков, Ильвина Махмүтова, Альвина Хәлимова, Аделина Садеева, Василина Маркова ия булдылар. Ант китерү сүзләрен Михаил Битяков укыды.

Яшүсмерләрне истәлекле көн белән тәбрикләп, мөһим документка Россия Конституциясе китабы да бүләк итеп тапшырылды. Тантана мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт тапшыру