Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урак башланды. Хәерле сәгатьтә!

Инде ничәнче тапкыр ел корылыклы килә. Быел исә ул үзен тагын сиздерде. Язгы чәчү чорында яуган яңгырлардан соң, майның икенче декадасы, июнь аенда кайбер урыннарда яңгыр бөтенләй таммады дисәк тә, ялгыш булмастыр. Шуңа да игеннәр башка еллар белән чагыштырганда, иртәрәк өлгерде.

Шушы көннәрдә "Шәйморза" хуҗалыгы, "Цильна", "Чүпрәле-Азык" җәмгыятьләре, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Чокалы, Яңа Ишле, Зур Аксу филиаллары, беренчеләрдән булып, урып-җыюга керештеләр.

Без "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Ишле филиалы басуына килгәндә, биредә комбайннар арпа суктыра иде. Айрат Җәлалов, Тәлгать Исхаков, Владимир Ефрейторов, Радик Шәрәфетдинов, Илмас Нигъманов, Геннадий Фадеев җитәкчелегендәге чит илдә эшләнгән югары җитештерүчән "Нью-Холланд", Фәнис Хәйруллин, Миңнехан Шиһапов, Владислав Казаков җитәкчелегендәге "Класс-Мега" һәм Шәүкәт Идрисов җитәкчелегендәге "Акрос" комбайннары 90 гектарлык арпа кырының соңгы гектарларында эшне тәмамлап киләләр иде.

Комбайннарның хезмәт җитештерүчәнлеге ашлык ташучы шоферларга да бәйле. "КамАЗ" автомобильләрен идарә итүче шоферлар Наил Әмиров, Зөфәр Хәлилов, Марс Шәрәфетдинов иген суктыруда тоткарлыклар булмасын өчен бар тырышлыкларын куялар.

-Үстерелгәнне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен көчне куячакбыз,-ди һәрдаим комбайнчылар янында булучы "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы генераль директоры урынбасары Тәлгать Халитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы