Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йөзьяшәр әби Городищеда яши

2012 елның 31 маенда Россия Президенты Владимир Путин илебездә яңа традиция башлап: 90, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарга котлау хатлары җибәрү турында күрсәтмә кабул итте. Президент котлавы юбиляр-ветераннарның туган көненә туры китереп тапшырыла.

Озын гомер кешегә нәселдән, геннардан бирелә, ди галимнәр. Кеше туксан яшен тутыргач, картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр бар. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә күңел көрлеген югалтмаган кешеләр районыбызда байтак, аллага шөкер. Шуларның берсе Городище авылнда яшәүче Анна Васильевна Кизина шушы көннәрдә генә 100 яшьлеген билгеләде. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов әйтүенчә, бер гасыр гомер кичерүчеләр биредә өчәү һәм алар барысы да Анна Васильевналар. Дөрес, бүгенге көндә икесе балалары янына күченгән.

Анна Кизина ялгызы гына төп нигезендә яши. Янәшәдә генә кызы Ирина, улы Владимир көн күрәләр, әниләренең хәлен белешеп торалар. Анна Васильевна гомере буе хуҗалыкта эшләгән, тормыш иптәше Федор сугыш ветераны, инде күптәннән вафат булган. Дүрт баласыннан бүген өчесе исән, 10 оныгы, 14 оныкчыгының игътибарын, игелеген күреп, аларның тормышларына куанып яши юбиляр.

Анна Васильевна гомерендә дә хастаханәдә дәваланып карамаган. Килене Ольга Николаевна шаяртып:"Берәр җирем авырта, дисәң, Син бик еш авырый башладың әле, дип әйтә, ди". Гомумән, Анна Кизина бик җор телле, ачык күңелле, үзен бик яхшы хис итә. Дөнья яңалыклары белән танышып, авылдагы тормыштан хәбәрдар булып яши.

Бер гасыр кичкән әбине олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов, ветераннар советы рәисе Георгий Яруков килгән иделәр. Әлбәттә, әлеге гүзәл көндә аңа балалары, оныклары да олы теләкләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100яшьлек юбилей