Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уби авылының уңганнары

Әкренләп кенә булса да үзеңне-үзең кайгырту, гаиләңне, балаларыңны эш белән тәэмин итүгә ияләшү һәм моны яшәү рәвеше кебек кабул итү тормышыбызга кереп бара. Әлегә кадәр колхоз бетте-эш бетте, диебрәк яшәргә күнеккән халкыбыз кәсеп итеп гаиләсен туендыруның юлларын үз эшләрен ачып җибәрүдә дә күрә башлады. Һәрхәлдә, моның шулай икәнлеген Уби авылында...

Уби авылының элеккегесе һәм бүгенгесе

Иң элек, Уби дигәч, өлкән буын кешеләренең күз алдына базары, хастаханәсе, яшелчә, җиләк-җимеш киптерү заводы булган авыл килә, торгандыр. Бу авылда май-сыр заводы, ярма ярдыру, тире эшкәртү, май чабу, йон теттерү цехлары да булган, диләр. Бу төбәк алмагач бакчалары белән дә күпләрнең хәтерендә калган. Колхозлар гөрләп яшәгән заманда монда балыкчылык, умартачылык, кошчылык та киң җәелгән булган. Әмма, һәркайдагы кебек, колхозлар таркалу, авыллардан яшьләр күченеп китү сәбәпле, буш йортларның һаман күбәюе бу авылны да читләтеп үтмәгән.

Уби авыл җирлегенә кергән 5 авылда бүген 1552 кеше яши. Эшкә яраклы ир-атларның күпчелеге вахта методы белән, читкә китеп, эшләп йөри. Ә соңгы елларда исә "замана кешеләре", ягъни заманны, бүгенгене аңлап эш итүчеләр дә пәйда була башлаган. Йөк ташу белән шөгыльләнүчеләр 7әү икән монда. Пластик тәрәзә ясаучылар икәү, металл конструкцияләр җитештерү белән бер кеше, сөт җыю белән 4 кеше шөгыльләнә. 7 кеше җир эшкәртүгә алынган, бер гаилә-Сергей Павлов гаиләсе мини-ферма төзегән һәм берәү авылда "Автосервис" булдырган.

Авыл халкы хуҗалыкларындагы 870 мөгезле эре терлекләрнең 341 башы савым сыерлар. Һәм сыер асраучы хуҗалыклардан 2015 елда 545 мең литр сөт җыелган һәм сөт өчен җәмгысе якынча 8,5 млн. сум акча түләнелгән. Әйтергә кирәк, демографик хәл буенча да бердәнбер уңай үрнәк Уби җирлегендә күзәтелә: 14 кеше туган, 11 кеше үлгән.

Янгынга каршы тору постында

2015 ел ахырында гына Село Уби авылында янгынга каршы тору посты ачылды. Әлеге пост булдыруның да тарихы кызыклы. Район башлыгы Александр Шадриков район буенча өстәмә 9 янгынга каршы тору посты оештыру кирәклеге турында әйткәч, берсен бу авылда ачарга кирәк дип табалар. Урнашу урыны итеп элеккеге приют бинасы билгеләнә. Гараж булдырганда элеккеге колхоздан калган, металл ватыкларына гына китәсе булган, тимер баганалар файдаланыла.

-Барысын да үз көчебез белән эшләдек, читтән китергәнебез күтәртү краны һәм идәненә җәю өчен бетон измәсе булды,-ди авыл башлыгы Алексей Ярухин.

Хәзер монда аерым пост начальнигы Валерий Козлов җитәкчелегендә 11 кеше хезмәт куя. Һәм аларның барысы да Яңа Уби авылы кешеләре.

-Һәрбер эшнең социаль ягы да бар бит әле,-ди Валерий Козлов та. -Бу постны булдыру, беренчедән, ут-күз чыга калганда тирә-яктагы авылларга тиз арада барып җитеп, бәла-казадан коткару булса, икенчедән, күпме кеше эш урыннары белән тәэмин ителде. Хәзерге вакытта безгә түләнелә торган хезмәт хакы-авыл кешесе өчен аз акча түгел ул.

Табиблыктан -эшмәкәрлеккә

Үзгәртеп кору җилләре, белгәнегезчә, сәламәтлек саклау өлкәсенә дә кагылды. Әлеге шаукым нигезендә Уби авылында 1859 елдан бирле эшләп килгән хастаханә дә ябыла. Ә элек безнең бабаларыбыз төзелешләрне бер ел өчен генә төземәгәннәр. "Земская больница" дип халык теленә кергән учреждениенең корылмалары бүгенге көннәргә кадәр сакланып калган. Һәм соңгы елларда хастаханәгә җитәкчелек иткән Виктор Иванцов әлеге хуҗасыз калган биналарны сатып алырга булган. Элеккеге табиб пластик тәрәзәләр ясау эшен башлап җибәргән. Шунда ук калай бөкләү җайланмасын да урнаштырган.

-Кыш айларында эш азрак булса да, апрельдән башлап ноябрь аена кадәр хезмәттән бушап торган булмады,-ди Виктор Иванцов.

Улы, хатыны да шушы эшкә җәлеп ителгәннәр. Бер сүз белән әйткәндә - гаилә бизнесы.

-Авыл җирендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү көткән нәтиҗәне бирәчәк, дип уйлыйсызмы,-дип сорадым.

-Продукцияңне сата алсаң, авыл җиреме-шәһәрме - барыбер,-диде ул.

Ә киләчәккә ышаныч белән карауларын һәм башлаган хезмәтләренең уңышлы икәнлеген аларның эшчәнлекләрен җәелдерергә теләүләре дә дәлилли. "Чүпрәле" җитештерү зонасына резидент булып теркәлүчеләрнең дә берсе- алар гамәлгә куйган "Треада" ширкәте.

Белгәне үзенә хезмәт итә

Александр Вязников та шушы җирлектә туып-үскән. Тормыш иптәшен дә шушы авылдан сайлаган. Әмма авылга кайтып төпләнгәнче ярыйсы гына урау юллар үтәргә дә туры килгән аңа. Ульяновск шәһәрендә автомеханиклар әзерли торган техникумда укыган. Шул ук шәһәрдәге автомашиналар ремонтлау мастерскоенда автослесарь булып эшләгән. Соңрак йөк ташу белән шөгыльләнгән.

-Әллә кризис дигәннәре йогынты ясадымы, шулай да күбрәге күңелемнең автомашиналар ремонтлауга тартылуы сәбәпче булдыдыр, дип уйлыйм, "Автосервис" ачарга карар кылдым,-ди Александр.

Авылда әлеге кәсеп күпме генә табыш китерер инде, дип уйларга ашыкмагыз, һәрбер йортта диярлек җиңел машина бар хәзер. Александр да кредитлардан файдаланып тормаган, дөрес кечкенәрәк кенә өйдә яшәп ятсалар да, булган акчаларын җиһазлар алуга тотканнар.

-Яңа өйнең фундаменты якындагы ничә елларга фундамент буларак кына калып торыр-анысын киләчәк күрсәтер, ә планда тагын да яңа җиһазлар: күтәртү җайланмалары алу,-ди эшмәкәр.

Авылга кайтып төпләнүенә дә үкенмичә яши ир-ат. Мәктәбе бар, клубы эшләп тора, медпункты бар, туганнар, дуслар янәшәдә. Кулың, акылың белгән хезмәт белән шөгыльләнәсең - бөтен яктан камил тормыш шушы түгелмени?!

Менә ичмасам, егет!

Бу эшмәкәр белән таныштыра башлаганчы, аның әле өйләнмәгән булуын әйтәсем килә. Ялгыз башына Сергей Тихонов өй дә җиткезгән, берничә төрле юнәлештә эш тә алып бара.

-Бер генә эштән дә чирканып тормый ул, безнең Сергей,-дип таныштыра авыл башлыгы Алексей Ярухин да. - Коегыз булса, коегызны да чистартып бирергә, сынык-тишекне ялгап, сыларга да бик оста.

2003 елда башлап җибәргән икән егет авылдашларына һәм тирә-яктагы авылларга хезмәт күрсәтүен. Күп кенә төзелешләрдә катнашып йөреп, акча туплаган. Һәм тимерче алачыгы (кузница) ачып җибәргән. Пластик тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнә башлаган. Элеккеге колхоз мастерскоеннан тимер-томыр ватыкларына озатылачак молотоотбойник ише җиһазларны да алып кайтып, аларга икенче яшәү биргән.

Күз алдыгызга китерү җиңел булсын: өй янәшәсендәге сарайны Сергей тимер конструкцияләр ясауга көйләгән, ә өй астындагы подвал-гаражны пластик тәрәзәләр ясауга.

-Җәй айларында 9-10 кеше эшлибез. Кышлыгын 3-4 кеше,-ди Сергей Тихонов. - Җирләр чәчелмичә калганы юк, димәк, җир эшкәртү булган вакытта безнең хезмәтебезгә дә ихтыяҗ бар. Пластик тәрәзәләрне исә Ульяновск өлкәсенә дә, Чувашиягә дә илтәбез, Казаннан да заказларыбыз була. Чималның да иң сыйфатлысын гына кулланабыз һәм аны китереп бирәләр.

Эш башлаучыларга Сергейның киңәше: "Куркып калмаска, икеле-микеле уйларга урын калдырмаска, ышанырга!"

Павловларның мини-фермасы

Сергей Павлов, исә, мал-туарның баш санын арттырачакмын, ди. 2015 елда алар үз акчалары янына дәүләттән бирелә торган субсидияне дә кушып, мини-ферма төзегәннәр. Мөгезле эре төрлек санын 11 башка җиткергәннәр, шуларның 9ы савым сыерлары. Планда исә сыерларны 20 баш итеп асрау. Әтисенә ярдәмгә улы Алексей да килгән. Ул да киләчәген авыл белән бәйләмәкче, туган җирендә хезмәт итмәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек