Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Шигали авылында модульле ФАП ачылды

Бүген беренче пациентларын Яңа Шигали авылында әле генә төзелгән фельдшер-акушерлык пункты кабул итте. Авыл уртасында урнашкан элекеге медпункт инде иске булган, аның бинасы, җиһазлары да үз вакытын хезмәт итеп, күптән эштән чыккан. Хәзер исә авыл халкын яңа бинада, заманча җиһазлар белән дәваларга вәгъдә итәләр, шәһәрдәгедән бер дә ким түгел.

Республика программасы нигезендә төзелгән яңа модульле ФАП, районда бишенче булып тора, алтынчысы Кече Чынлы авылында күтәрелә башлаган.

Бинаны ачу тантанасында катнашкан Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы идарәсе начальнигы Фәнис Исхаков республикада мондый төрдәге ФАПлар өч ел эчендә 200дән артык төзелгәнен әйтеп үтте.

-Сәламәтлек саклау өлкәсендә республикада күп кенә чаралар алып барыла. Шуларның берсе менә шушы ФАПларны төзү юнәлеше. Авыл халкы өчен беренчел ярдәм күрсәтү биналар төзелеше җәмәгатчелек тарафыннан да хуплау тапты. Шулай да бирегә бары тик профилактика алу өчен генә йөрсәгез иде, -дип яңа шигалиләргә исәнлек теләде Фәнис Исхаков.

Район башлыгы Александр Шадриков район күләмендә быел күп кенә төзелешләрнең алып барылуын билгеләп үтте. Ул ФАПлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерү, юллар ясау һәм башкасы. Әлеге бәйрәм белән дә котлап, авыл халкына район башлыгы исәнлек, иминлек теләде.

Республика, район җитәкчелегенә Яңа ел бәйрәме алдыннан шушындый бүләк ясаганнары өчен барлык авыл халкы исеменнән Валентина Пыркина олы рәхмәтләрен белдерде.

Тантаналы өлештән соң-ленталар киселгәч, кунаклар яңа ФАПның эченә үттеләр, бинаның уңайлыклары белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: модульле ФАП