Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшәешнең күрке син, хатын-кыз!

"Ел хатын-кызы, Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча" дигән республика бәйгесе агымдагы елда республикада 15 нче тапкыр үткәрелә. Бәйгене гамәлгә куючылар булып, "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы һәм ТРның Профсоюзлар федерациясе тора.

Төрле номинацияләргә бүленгән конкурста: "Хатын-кыз-Ана", "Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз-галим", "Хатын-кыз-лидер" һ.б. җәмгыять тарафыннан хөрмәткә лаек дип табылган хатын-кызларга тормыш барышында туплаган олы тәҗрибәләрен, сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырыла.

Бәйге иң элек урыннарда, аннан зонаара, иң соңыннан республика дәрәҗәдәсендә үтә. Үткән атнада Буа районында булып үткән зонаара бәйгедә Наталья Егорова (өч бала анасы, Борындыктан)-"Хатын-кыз - Ана"; Иске Чокалыдан Рокыя Юсупова-"Хатын-кыз-өченче буын героинясы"; Зур Чынлыдан Гөлфруз Баһаутдинова "Хатын-кыз-мәдәният һәм рухият" номинацияләрендә катнашып, Наталья Егорова һәм Рокыя Юсупова җиңүгә ирештеләр.

Реклама

Рокыя апа Юсупованың гомере Иске Чокалы авылында үтә. Хезмәт юлын фермада сыер савудан башлаган кыз, берөзлексез, 40 ел дәвамында, авыл советы депутаты булып тора, 35 ел гомерен авыл җирлеге сәркәтибе булып эшләүгә багышлый. Әлеге бәйгегә дә аны сайлаулары тикмәгә түгел. Җәмгыять эшләрендә һәрчак югары күрсәткечләргә ирешкән Рокыя апаның бу юлы да сынатмаячагына ышаныч белдерелә. Һәм бу шулай була да.

-Бәйгене беренче булып миңа башларга туры килде. Мәртәбәле жюри алдында бүгенге замана (ата-ана һәм бала мөнәсәбәте) күренешен сурәтләгән мөнәҗәт әйттем. Нәтиҗәләр билгеле булгач, бик тә дулкынландым. Әлеге чарада катнашу мөмкинлеге булдырган җитәкчеләргә рәхмәтләремне белдерәм,-ди Рокыя апа. Җиңүчеләребезне алда республика сәхнәсе көтә, уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге