Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакансияләр ярминкәсенә эш эзләп шактый гына чүпрәлеле килде

Аңламассың, күп кенә предприятие-оешмалар эшче көчләр җитмәүдән интегә, шул ук вакытта эш таба алмаучылар да җитәрлек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында ел саен үткәрелүче вакансияләр ярминкәсенә эш эзләп шактый гына чүпрәлеле килгән иде.

Бирегә килүчеләрнең уртача яше 45-55не тәшкил итә. Аларның шактые соңгы бер-ике ел эчендә генә эшсез калган. Гомерләрен туган авыллары белән бәйләп, шунда хезмәт итеп, инде лаеклы ялга чыгарга нибары бер-ике еллап вакыт калган абый-апалар бүген мәшгульлек үзәгендә эш сорап йөрергә мәҗбүр.

Аларның күбесе бүгенге замана белән бергә атлап бара алмыйча банкротка чыккан оешма, предприятиеләрдә хезмәт куйганнар. Зур Чынлы авылыннан Вазыйх Басыйров һәм Иршат Җәлалов - яшьтәшләр, армия хезмәтеннән кайткач, туган авылларында хезмәт юлларын шофер булып башлыйлар. Аларның хезмәт кенәгәсендә нибары бер язу. Кызганыч, "Чүпрәле-Азык" җәмгыяте таркала һәм анда хезмәт итүчеләр дә эшсез кала.

-Читкә чыгып эшләр яшьтә түгелбез. Шуңа да бирегә килеп карарга булдык. Тормыш иптәшләребез лаеклы ялда, әле дә ярый аларның пенсияләре бар, диешәләр алар.

Татар Төкесе авылында да моңарчы эшләп килгән башлангыч мәктәпкә килүче балалар булмау сәбәпле, мәктәп ябылган. Анда эшләүче пешекчеләр бирегә килеп, яраклы эш булмасмы, дип өметләнәләр.

Ярминкәдә мәшгульлек үзәге директоры Николай Карсаков район буенча теркәлгән эшсезләр саны, кайсы оешмага нинди хезмәткәр кирәклеге турында кыскача таныштырып узды.

"Ак Барс иминиятләштерү" компаниясенең Чүпрәледәге филиалы җитәкчесе Айрат Хәсәнов оешмага иминият агентлары кирәклеген искәртте.

-Бүгенге көндә Борындык станциясе, Шланга, Түбән Чәке, Татар Шатрашаны, Зур Чынлы, Чуваш Чүпрәлесе, Яңа Кәкерле, Иске һәм Яңа Ишле авылларында иминият агентларыбыз юк. Хезмәт хакы килешү буенча. Рәхим итегез, эшнең асылына төшенергә ярдәм итәчәкбез. Агентлар төркеменең менеджеры белән берлектә авылларда йөрү мөмкинлеге дә бар. Бу иминият агентларына эшләү барышында ярдәм итү өчен тудырылган уңайлыкларның берсе. Әйтергә кирәк, иминият агенты авылдан чыкмыйча да эшли ала, филиал бүлегенә атнасына бер тапкыр килү дә җитә. Куркырга кирәкми, теләүчеләр 2-22-06 телефоны буенча мәгълүматлар ала ала,-ди Айрат Хәсәнов.

Район хәрби комиссариатыннан килгән вәкил Гөлшат Шиһапова исә ир-атларны чит шәһәрләрдә каңгырап йөргәнче, контракт буенча хәрби хезмәткә чакырды. Килешү нигезендә хәрбиләрнең нинди хезмәт хакы алачагы һәм кайда хезмәт итәчәкләрен бәян итте.

Чүпрәле тармакара технологияләр техникумыннан Гүзәл Субаева белгечлекләр әзерләү, яңадан уку мөмкинлеге турында сөйләде. Техникумга пешекче кирәк икән.

Вакансияләр ярминкәсендә чүпрәлеләргә 18 эш урыны тәкъдим ителде. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгына әйтик, баш бухгалтер кирәк, район үзәк хастаханәсенә табиб офтальмолог һәм табиб-фтизиатр таләп ителә.

Оешма вәкилләре аңлатып сөйләсәләр дә, эшкә керешергә ашыгучылар күренмәде. Бары берничә кеше генә "Ак Барс иминиятләштерү" компаниясенә юллама алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакансияләр ярминкәсе